+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
16 февраль 2021, 17:25

Термометр баганалары -36 градуска кадәр төшәчәк

Тиздән тагын салкынайтачак.

Башкортстанда һава торышы алдагы көннәрдә салкын булачак. Бу хакта төбәк синоптиклары кичә хәбәр итте. Аларның фаразы буенча, якындагы өч көндә термометр баганалары -36 градуска кадәр төшәчәк.
- Бүген, 16 февральдә, көндез һава температурасы -17...-23 градус булачак, ә төнлә -31 °С. Иртәгә һәм берсекөнгә көндез -15...-20 °С, төнлә -26... - 31 °С, аязытканда - 36 градуска кадәр җитәчәк. Өч көн дә җилле булачак, - ди белгечләр.
Ни дисәң дә, әле кыш дәвам итә. Шулай булгач, бу салкыннарга гаҗәпләнәсе юк. Берничә атнадан инде яз киләчәк. Бу салкыннар тиздән тәмамланачак, димәк.
Фото: vashgorod.ru
Читайте нас: