+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
26 февраль 2021, 13:09

Канны ыруы киңәш тотты

Шәҗәрәне, тарихны белү буыннар бәйләнешен дә ныгыта.

Шәҗәрәне, тарихны белү буыннар бәйләнешен дә ныгыта.
Бүген Бүздәк районында Канны ыруы съезды булды. Бөтендөнья башкорт корылтае башлангычы белән республикада Башкорт тарихы елы һәм "Шәҗәрә" Бөтенрусия мәдәни-белем бирү проекты кысаларында яңа проект - башкорт токымнары съездлары эшли башлады.
Бүген Канны ыруына Туймазы, Бәләбәй, Благовар, Бөре, Мишкә, Кушнаренко һәм Бүздәк районнарыннан вәкилләр җыелды. Съезд үзе Канны ыруының тарихы турында сөйләүче театрлаштырылган тамашадан башланды. Аннары башкорт гимны - “Урал” җыры көе яңгырады.
Съездда катнашучыларны һәм кунакларны Бүздәк районы хакимияте башлыгы Азат Арсланов һәм “Бөтендөнья башкорт корылтае” башкарма комитеты рәисе Галим Якупов сәламләде. Фәнни докладлар белән тарих фәннәре кандидаты Салават Хәмидуллин, республиканың Стратегик тикшеренүләр институтының Социаль-мәдәни анализ үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Юлдаш Йосыпов, Башкорт дәүләт университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Искәндәр Сәетбатталов, Башкорт дәүләт университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Нурислам Калмантаев, "Бөтендөнья башкорт корылтае (конгресс)" аппаратының баш белгече, "Без башкорттар" төньяк-көнбатыш башкортлары иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Радик Бәхтиев чыгыш ясадылар.
Съездда шулай ук җиде районның Канны ыруы вәкилләре чыгыш ясады. Ыру Советы рәисе итеп Гали Шагалиев сайланды, шулай ук аның урынбасарларын һәм ыру Советы әгъзаларын сайладылар. Алга таба Канны ыруының гербы һәм гимнын (авторлары: Ф. Тугызбаева һәм Н. Иксанова) кабул итү булды.
Чара концерт белән тәмамланды.
Фото: byzdyak.rbsmi.ru
Читайте нас