+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
28 февраль 2021, 18:45

Мунчага килгән булганнар

Әлеге хәл буенча тикшерү дәвам итә.

Әлеге хәл буенча тикшерү дәвам итә.
Чишмә районында бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Шәхси участоклардагы мунчада өч кеше искә агуланган. 54 һәм 61 яшьләрдәге ике хатын-кыз җитди интоксикациядән соң вафат булган. Тагын бер зыян күрүче - 33 яшьлек ир ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатылган.
Хәзер хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү алды эше уздырыла. Вакыйга урыны тикшерелгән, үлем сәбәпләрен билгеләү өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Мунчада искә агуланып үлүчеләр турында даими ишетелеп тора. Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә игътибарлы булыйк.
Фото: cb.by
Читайте нас