+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
1 март 2021, 08:25

"Китмә генә, әни..."

"Коронавирус дип уйлаган идек".

"Коронавирус дип уйлаган идек".

Уфада яшәүче Маратның әнисе вакытында медицина тикшерүе уза алмаганына борчыла. Хатынның үпкәсендә яман шеш табылган, ул инде метастаза да биргән. Ә бит онкология белән аваыручылар өчен вакытында дәвалана башлау зур әһәмияткә ия.

Ир Радий Хәбировның социаль челтәрдәге битендә сөйләгәнчә, әнисенең беренче сәер симптомнары бу елның гыйнварында барлыкка килгән.

- Әни кинәт буыла башлады, туктаусыз ютәл килеп чыкты, температурасы күтәрелде. Коронавирустан шикләнделәр, ләкин барысы да күпкә куркынычрак булып чыкты. 18 гыйнвардан КТда тикшеренүләр ике үпкәдә дә шеш һәм метастаза тапкан, - ди уфалы.

Республика онкодиспансерына кабул итүгә хатын 10 көннән соң гына эләгә алган. Пациентны караганнан соң, онколог шушы куркыныч диагнозны куйган һәм 12 февральгә - КТ, ә аннары ПЭТ-КТга 26 февральгә юллама билгеләгән. Тикшеренү озакка киткәч, хатынның туганнары Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән, шуннан соң тикшерүне берничә көнгә алга күчергәннәр. Арытаба табиб гистология үткәрү кирәклеге турында белдергән. Операция 15 мартка билгеләнгән, ә нәтиҗәләр 25еннән дә иртәрәк булмаячак.

- Нәтиҗәдә, әнием онкодиспансерга мөрәҗәгать иткән вакыттан 2 ай узачак. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2020 елгы боерыгы нигезендә тикшерүне узу вакыты 10 көн булырга тиеш. Әнигә ярдәм итә алмаганга, аның хәле көннән-көн начарлана барганын күреп йөрәк әрни, - дип борчыла Марат.

Нәтиҗәдә, ирнең мөрәҗәгатенә Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы игътибар иткән. Әлеге вакытта тикшеренүләрне тизрәк үтәргә мөмкинме икәнлеге ачыклана.

Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас