+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
1 март 2021, 08:25

Машина танырлык та түгел...

Яшәү белән үлем арасы - бер секунд...

Баймак районында УАЗ автомобиле катнашлыгындагы фаҗигага китергән юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, дип хәбәр итә Башкортстан буенча ЮХХДИ.
Авария Магнитогорск - Ира автоюлының 104нче чакрымында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, УАЗ руле артында 29 яшьлек Сибай кеше булган. Машина каршы яктан килүче "Hyundai Solaris" автомобиле белән бәрелешкән, аның руле артында Свердловск өлкәсеннән 52 яшьлек ир-ат булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә чит ил машинасын йөртүче урында һәлак булган, аның 45 яшьлек пассажиры дәваханәгә китерелгән. Шулай ук УАЗ йөртүчесе госпитализацияләнгән. Тикшерү башланган.
Узган тәүлектә республика юлларында барлыгы ун автомобиль авариясе булган, алар барышында бер кеше һәлак булган һәм 12 кеше имгәнгән. Шулай ук ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2,2 меңнән артык очрагы ачыкланган, 50 аек булмаган машина йөртүче тоткарланган.
Фото: ufa.aif.ru
Читайте нас