+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
3 март 2021, 07:09

Данлы хезмәт юлы дәвам итә!

Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгы оештырылуга 90 ел тулу уңаеннан.

Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгы оештырылуга 90 ел тулу уңаеннан.

Узып киткән ел, Федоровка районы оештырылуга
85 ел тулу вакыйгасы белән бергә, бу төбәктә генә түгел, бүген республика күләмендә дә иң көчле хуҗалыкларның берсе булган Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының да 90 еллык күркәм юбилее белән билгеләнде. Узган ел башында әлеге истәлекле даталар уңаеннан бик күп тантаналы чаралар планлаштырылса да, аңлашыла, дөньяга ябырылган коронавирус пандемиясенә бәйле алар я бөтенләй үтми калды, я бик чикләнгән шартларда гына оештырылды. Һәм пандемиягә бәйле хәл-шартлар бүген дә күп халык катнашлыгында колач җәеп бәйрәм оештыру мөмкинлеге бирми. Гәрчә Фрунзе исемендәге хуҗалыкның финанс-икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләреннән, соңгы елларда ул яулаган югары үрләрдән, казанышлардан чыгып, моның өчен ныклы нигез булса да. Һәм бу югары уңыш-казанышларның бер көндә генә түгел, дистә еллар дәвамында, берничә буын авыл кешеләренең, хуҗалык уңганнарының бердәм фидакарь хезмәте белән яуланганлыгын да һәркем аңлый торгандыр. Һәрхәлдә, Фрунзе исемендәге кооперативның гаять киң карашлы, олы җанлы бүгенге рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев нәкъ шулай фикер йөртә һәм хуҗалыкның данлы тарихын, аның үсеш сәхифәләрен, төрле елларда колхозны үстерүгә гаять күп көч салган әйдәүче рәисләр, гади хезмәт кешеләре турында якты истәлекләрне теркәп калдыру, мәңгеләштерү максатында “Кызыл таң” гәзитендә әлеге күләмле язманы әзерләү башлангычы белән чыкты. Без, әлбәттә, әлеге башлангычны күтәреп алдык. Һәм шул исәптән Фрунзе исемендәге кооператив ярдәме белән Динес авылында һәр икенче кеше диярлек — хуҗалык хезмәткәрләре, ветераннар – менә ничә еллар инде “Кызыл таң” гәзитен даими рәвештә, өзлексез алдырып укулары өчен генә түгел. Республика күләмендә алдынгы хуҗалыкның тарихы, үсеш этаплары һәм бүгенге заман шартларында уңышка илтүче эш алымнары белән танышу күпләр өчен яхшы һәм файдалы тәҗрибә мәктәбе дә булыр дигән ышанычта калабыз. Шулай итеп, хәерле сәгатьтә!



Юл башы
Яшь совет дәүләтендә күмәк хуҗалыклар төзү сәясәте җәел­дерелгәннән соң узган гасырның 28-29нчы елларында Динес авылында иң тәүдә кечкенә дүрт колхоз барлыкка килә. Аларга Габдулла Мәхмүтов, Сөләйман Хәмитов, Галиәкбәр Сәгыйтов һәм Бәхтегәрәй Әбдүшев җитәкчелек итә. 1930 елда авыл эчендәге әлеге дүрт хуҗалык “Чулпан” колхозына берләштерелә. Нәкъ әлеге дата бүгенге Фрунзе исемендәге хуҗалыкның туган елы санала да инде. Сугышка кадәр яңа оешкан хуҗалыкны төрле елларда Хәмәтгали Әбдүшев, Миңнегали Абдулов һәм Фәйзрахман Сәгыйтов җитәклиләр.
Хуҗалыкның беренче рәисе Хә­мәтгали Әбдүшев булса, колхозга исә тәүгеләрдән булып авылда Галләм Хамматов, Сөләйман Хәми­тов, Вәли Сәйфуллин, Габдрахман Насретдинов, Зарафетдин Мәхмүтов һәм Латыйп Хәбибуллин керәләр. Җәмгысы исә башлангыч чорда хуҗалык аты булган 12 ихатаны берләштерә.
Аңлашыла, беренче колхозчылар арасында укый-яза белүчеләр сирәк була. Шуңа беренче мәктәп укытучыларына еш кына аларны чәчүлекләр мәйданнарын исәпләүгә, башка белемнәргә өйрәтергә туры килә. Ул вакытта, билгеле, колхозның үз идарә бинасы, ферма-куралары да булмый. Беренче чорда идарә Шакир Гайнуллин, Камилә Сафиуллина, Кә­лимулла Йосыповның һәм баш­каларның шәхси йортларында урнаша. Колхоз малларын тоту өчен корылмалары күбрәк һәм зуррак бул­ган шәхси ихаталар сайлана. Мәсәлән, Габдрахман Насретдинов һәм Кә­лимулла Йосыповның ихата биналары шул рәвешле башлангыч елларда гомум кулланылыштагыга әверелә.
Бу елларда колхоз техникасы да бармак белән генә санарлык була. Җәмгысы ике-өч лобогрейка, шул кадәр үк атка тагылмалы чәчкеч, игенне башактан аеру өчен бер барабан, кул көче ярдәмендә хәрәкәткә китерелүче берничә җилгәргеч исәпләнә. Колхозчылар үзләре эшләгән арба-чаналар төп транспорт чарасы булып тора. Алар, нигездә, колхоз рәисе ихатасында саклана.
Колхозга беренче трактор 1934 елда кайта. Аны Дедово авылында урнашкан машина-трактор стан­циясеннән Зарафетдин Йосыпов алып килә. Гомумән, шушы чордан хуҗалыкта эшләрне механикалаштыру буенча максатлы эш җәел­дерелә. Ел саен колхоз, эш күлә­меннән чыгып, МТС белән килешү төзи, анысы чәчү, урып-җыю чорында җитәрлек күләмдә техника белән тәэмин итә. Бер үк вакытта Динес авылы кешеләрен үзләрен дә тракторчыга укыту башлана. Тәүгеләрдән булып бу һөнәрне Әбүбәкер Гаффаров, Тимергали Сәйфуллин, Хаҗи­әхмәт Майнуров, Зәйнулла Сәй­фуллин, Гобәйдулла Әһлиуллин, Госман Бохариев үзләштерә. Алар белән бер чорда трактор штурвалы артына утырган Хәбибулла Әбдүшев исә еллар узганнан соң “Социалистик Хезмәт Герое” исеменә лаек була.
1935 елда исә колхозга катлаулы молотилка беркетәләр. Ул заман өчен бу куәтле машина янәшәдә эшләгән трактор ярдәмендә ашлыкны тулысынча суктыру һәм чистарту мөмкинлеге бирә. Дөрес, аннан чыккан салам эскерткә кул көче белән өелә. Әмма бу инде колхозчыларның эшен ярыйсы ук җиңеләйтә. Беренче елларда аны Юрковка авылыннан махсус укып кайткан белгеч хезмәтләндерә. Аның чын исем-фамилиясен хәтерләүче юк, ә менә “Автоном бабай” дигән тәхәллүсе документларга да кереп калган. Соңрак бу катлаулы машинаны Лотфулла Мәхмүтов хезмәтләндерә башлый.
Молотилка белән бер чорда хуҗалыкка ике трактор ярдәмендә хәрәкәткә китерелүче “Коммунар” комбайны да кайта. Тәүгеләрдән булып аны күрше Балыклы авылыннан Гатият исемле кеше иярли. Аннары комбайнчы һөнәрен Динес авылыннан Сәлимгәрәй Хәмитов үзләштерә, күп тә үтми Дәүләкән авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлаган Сәйфетдин Сәетбатталов та эшкә кайта.
1940 ел исә авылга беренче машинаның кайтуы белән тарихта кала. “БШ 14-03” санлы “ЗИС” йөк машинасын махсус курс тәмамлаган Зарафетдин Мәхмүтов алып кайта.
Шул ук вакытта Динес авылында күмәк хуҗалыкның аякка басу тарихы заман агышы, үз җае белән тыныч кына барган, дисәк, бу чынбарлыкка хилафлык китерү булыр иде. Бай һәм ярлы катлам халык арасындагы каршылыклар да, дәүләт заданиесен үтәүгә бәйле кыенлыклар да, табигый сынаулар да аларны урап үтмәгән, билгеле. Алар арасында аеруча 1933 елдагы эпидемия яңа аякка басып килүче хуҗалыкның бәкәленә суга. Менингит эпидемиясеннән хуҗалыкта төп эш көче булган дистәләгән ат ятып үлә. Язгы чәчүне ничек үткәрергә? Әлеге хәл-шартларда сабанга колхозчыларның сыерлары җигелә. Чәчү орлыгын исә алар, тиңдәшсез фидакарьлек һәм сабырлык үрнәге күрсәтеп, үз җилкәләрендә ташый. Әмма никадәр генә авыр булмасын, чәчү кампаниясен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгуга ирешәләр.
Ул гына түгел, колхозчылар шушы гаять катлаулы елда терлекчелек үсешенә дә яңа этәргеч бирүгә ирешә. Аерым алганда, 17 колхозчы хуҗа­лыкка үз ихатасыннан берәр баш сарык бирә. Янә дә 300 баш сарык Гавриловкадагы хуҗалыктан, 30 баш “Ягельский” колхозыннан сатып алына.
Сарык көтүе яздан-көзгә кадәр яланда йөрсә, колхозның тиешле ферма-куралары булмаганлыктан, кышлату өчен шәхси хуҗалыкларга таратып бирелгән. Аларның баш саны өчен һәркем шәхсән җавап тоткан.
Колхозга нигез салучы динес­леләрнең күп очракта шушы рәвешле шәхси батырлык, фидакарьлек күрсәтеп эшләве, үзеннән өзеп, гомум хуҗалык файдасына хезмәт салуы бушка китмәгән, билгеле. Инде 1937 елда ук колхоз күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтенә күтәрелә. Тырыш хезмәтләре өчен колхозчылар Әбү­бәкер һәм Гомәр Сабитовлар, Зәйнәп Йосыпова, Закир Кантимеров, Зәйнәп Хәбибуллина, Сәгый­дулла Сабитов һәм башкалар дәүләт бүләкләре белән билгеләнә. Алдагы елларда исә колхоз республика һәм ил күләмендә дә билгелелек ала башлый. Аерым алганда, 1939 елда алдынгы колхозчы Гыйматдин Галиевка Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашу хокукы бирелә. Ул һәм колхоз бияләрдән үрчем алудагы югары күрсәткечләре өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Шул ук елларда Динес авылының тагын бер данлыклы колхозчысы Габидулла Сәйфуллин әйдәүче кол­хозчыларның Уфада үткән республика киңәшмәсендә катнаша. Анда ул Президиумда БашЦИК рәисе Афзал Таһиров белән янәшә утыра. Соңыннан аны, районга кайткач, хуҗалыклар буйлап тәҗрибә уртаклашу өчен йөртәләр.
Хуҗалык ныгынган саен авылның социаль йөзе, халыкның яшәеш шартлары да акрынлап яхшыра бара. Шул ук 1939 елда колхоз идарәсе бинасы төзелә. Халык арасында киң колач белән мәдәни-мәгърифәтчелек эше җәелдерелә. Күп тә үтми, колхозның гидроэлектр станциясе эшкә кушылып, авыл йортларында Ильич лампалары кабына. Колхозның куәтләре елдан-ел арта баргач, колхозчылар һәм авыл халкы да иркенрәк сулыш алып яши башлый. Әмма 1941 елда башланган дәһшәтле Бөек Ватан сугышы Динес авылындагы колхоз үсешен дә ким дигәндә дистә елларга артка алып ташлый. “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!” дигән чакыру Динес авылы халкы өчен дә төгәл дүрт елга төп эш девизына һәм яшәү рәвешенә әверелә.

Бөек Ватан сугышы елларында

Динес авылыннан Бөек Ватан сугышына 180 кеше алына. Шуларның 93енә генә туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була, 87 кеше яу кырында батырларча һәлак була. Динес авылыннан сугышка алынган 12 кеше — Фәрәхетдин Әбелхәеров, Габдрәүф Насретдинов, Габдрәфыйк Насретдинов, Хәмит Насретдинов, Насыйбулла Мәхмүтов, Нурулла Хамматов, Рәфкать Хәбибуллин, Сәя­хетдин Сәетбатталов, Гайнетдин Сәетбатталов, Мәҗит Кантимеров, Габдрәфыйк Йосыпов һәм Сергей Русаков орденнар белән бүләкләнә.
Төп эш көче булган әзмәвердәй ир-егетләрнең тулысынча диярлек сугышка алынуы яңа гына тер­нәкләнеп килгән колхоз өчен, әлбәттә, зур югалту һәм сынау була. Бөтен ил күләмендәге кебек үк, хуҗалык йөге хатын-кызлар, картлар һәм беләкләре дә ныгынмаган яшүс­мерләр җилкәсенә кала. 15-16 яшьлек кызлар Фатыйма Халитова, Мин­җиһан Кантимерова, Мәрхәбә Нас­ретдинова, Зәкия Кантимерова, Рәфыйга Әлмөхәммәтова, Зөлхия Әдеһәмова, “Октябрь” МТСында алты айлык әзерлек курслары үтеп, тәү­геләрдән булып трактор һәм комбайн штурвалы артына утыра. Тер­лекчелектә исә бөтен эшләр Рәхимә Кантимерова, Маһира Әбдүшева, Гайникамал Йосыпова, Галия Сабитова, Сәлимә Сабитова кебек аларның яшьтәшләре җилкә­сенә ята. Кыскасы, 14-16 яшьлек үсмерләр һәм картлар чәчә дә, ура да, мал азыгы да хәзер­ли, ашлыгын да ташый, көлтәсен дә бәйли, ел әйләнәсенә ферма малларын тәр­бияләп тотып, дәүләт заданиесен дә үти. Болар өстенә аларны Белорет урманнарында агач кисәргә дә, Свердловск һәм Ленинград өлкәләрендә торф чыгарырга да җәлеп итәләр. Никадәр генә авыр булмасын, сынмый, сыгылмый динеслеләр, “Барысы да фрон өчен, барысы да Җиңү өчен!” девизы астында көнне төнгә ялгап баш күтәрми эшли.
Бөек Ватан сугышы елларында колхоз эшче көчләргә генә түгел, эшне нәтиҗәле итеп оештырырлык хуҗалык рәисләренә дә зур кытлык кичерә. Имам Насыйровны фронтка алганнан соң 1943 елга кадәр хуҗалыкны фин сугышы ветераны Фәйзрахман Сәгыйтов җитәкли. Катлаулы чорда ул үзен яхшы оештыручы, халык җанлы җитәкче итеп таныта һәм колхозчыларның зур хөрмәтен яулый. Әмма 1943 елда, сул кулында бармаклары булмавына карамастан, аны да фронтка алалар һәм ул яу кырында батырларча һәлак була.
Сугыш чорында авылда аны алыштырырлык кеше булмый. Шуңа да сугыш тәмамланганчы кыска гына вакыт эчендә рәис йөген тарткан Кашаф Кантимеровка, Сәләхетдин Халитовка һәм Басыйр Әдеһәмовка бик авырга туры килә. Ярый әле сугыш чорында трактор бригадасы җитәкчесе Усман Бохариевны бронь биреп калдыралар. Ул кызларны трактор-комбайнда эшләргә өйрәтүдә генә түгел, гомум хуҗалык эшен оештыруда да чын мәгънәсендә хәлиткеч роль уйный.
Шулай да Җиңү көне якынлашкан саен хуҗалыкта да эшләр акрынлап җайга салына бара. Сугыштан яраланып кайткан ир-егетләр, яралары төзәлер-төзәлмәстән, колхоз эшенә чума. Шул рәвешле алар трактор-комбайн штурвалы артындагы яшүс­мерләрне, хатын-кызларны алыштыра башлый. Бу чорда хуҗалык бригадалары саны дүрткә җитә. Аларны төрле чорларда Сәйфулла Гафаров, Гобәйдулла Нас­ретдинов, Сафиулла Насретдинов, Вахит Насретдинов, Төхфәтулла Фәйзуллин һәм Шәкүр Насретдинов җитәклиләр.
Әмма Җиңү алды елында да, хуҗалыкны Сәетгали Кантимеров җитәкләгән сугыштан соңгы елларда да колхозда хәл шактый катлаулы кала әле. Ни өчен дигәндә, сугыш чорында икътисади һәм техник югалтулар да бик күп булганлыктан, “Октябрь” МТСыннан тракторлар бик аз бүленә. Хуҗалыкта төп эшләр, нигездә, беренче еллардагы кебек, ат һәм үгез көче ярдәмендә башкарыла. Бу җәһәттән, өлкән яшьтә булуларына карамастан, яшүсмерләр белән бергә басуда кунып эшләгән, аларны хезмәт батырлыкларына дәртләндергән Заһретдин Кантимеров, Шакир Гайнуллин, Гыймран Баһаветдиновның фидакарьлеген динеслеләр бүген дә зур хөрмәт һәм ихтирам белән телгә ала.
“Миллионер”
исемен яулау
“Чулпан” (Фрунзе исемендәге) колхоз эшчәнлегенең яңа югарылыкка күтәрелүе, беренче чиратта, 1951 елда рәис итеп сайланган Габдрә­фыйк Йосыпов исеме белән бәйле. Дөрес, бу чорга авылга һәм авыл хуҗалыгына игътибар дәүләт дәрәҗәсендә дә сизелерлек арта. Үгез-атларны трактор-машиналар алыштыра, колхозларда мөһим төзелешләр җәелдерелә. Гектар куәте дә 8-12 центнерга кадәр күтәрелә. Әмма дәүләт тарафыннан булдырылган шушы ярдәмне юллап ала һәм нәтиҗәле итеп эшкә куша белергә дә кирәк бит әле. Гадрәфыйк Габдрахман улы исә нәкъ әнә шундый булдыклы, алга карап эш итүче җитәкче булып чыга. Ә эшне ул, беренче чиратта, колхозчыларның, авыл халкының тормыш-яшәеш шартларын хәстәрләүдән башлый. Өйдән-өйгә йөреп, авыр хәлдәге авылдашларына ярдәм булдыра, аннары исә шушы эшне гомум хуҗалык дәрәҗәсендә җәелдерә. Шул рәвешле кыска гына вакыт эчендә авылдаш­ларының ныклы ышанычын яулый, алар йөзендә үзенә какшамас терәк таба. Ә бу исә алга таба аңа үрләр яуларга һәм хуҗалыкны “миллионер” дәрәҗәсенә чыгарырга мөмкинлек бирә.
Нәкъ шул елларда колхозда гидроэлектр станциясе төзелә, радиоузел сатып алынып, барлык колхоз­чыларның да йортына радио кертелә. Монысы инде Динестә генә түгел, күрше-күлән авылларда да моңа кадәр күрелмәгән хәл була.
Бер үк вакытта колхозда колачлы төзелешләр җәелдерелә. Ел саен Федоровка, Стәрлебаш районнарыннан делянкалар алып, төзелеш өчен агач материаллары чыгаралар. Бу максатта колхозда балта осталары бригадасы төзелә. Икенче бригада исә таш-кирпечтән биналар күтәрүне үзләштерә. Шул рәвешле берничә ел дәвамында колхозга караган Динес, Веселовка, Ново-Михайловка, Кармолка авылларында агачтан һәм таштан фермалар, сыер, сарык, дуңгыз абзарлары, тавык фермалары калкып чыга. Әйткәндәй, терлек­челектәге соңгы юнәлешләр хуҗа­лыкта нәкъ Габдрәфыйк Йосыпов рәислек итә башлагач үзләш­терелә. Тавык фермасы янында су башнясы төзелә. Хуҗалык биналарыннан тыш, колхоз көче белән ике катлы идарә бинасы, мәдәният йорты, мәктәп, кибетләр калкып чыга.
Ә 50-60нчы елларда хуҗалыкта булдырылган яшелчә-җимеш бакча­сының даны якын арада бөтен районга тарала. Ул район дәваханәсен, ашханәләрен, мәктәпләрен һәм башка мәгариф учреждениеләрен җитәрлек күләмдә яшелчә-җимеш белән генә тәэмин итеп калмый, үз продукциясен зур күләмдә ачык базарга да чыгара һәм шул рәвешле халыкның алма, кура җиләге, бакча җиләге, чия, карлыган, суган, кишер, кәбестә, бәрәңгегә булган ихтыяҗын да канәгатьләндерә. Аңлашыла, әлеге эшчәнлектән хуҗалык казнасына да зур гына табыш керә.
Хәер, уңган рәис үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә җитештерү күрсәткечләрен һәрдаим арттыру турында хәстәрләмәсә, бу кадәр колач­лы төзелешләр алып бару өчен хуҗалык казнасында акча да булмас иде. Бу җәһәттән инде 1958 елда ук хуҗалыкта бөртеклеләрнең гектар куәте 24 центнерга (!) җитә. Билгеле, моңа, тәү чиратта, җирне тиешенчә ашлау, барлык технологик таләпләрне төгәл үтәү, техника паркын даими яңарту һәм, әлбәттә, хезмәтне югары дәрәҗәдә оештыру һәм тиешенчә дәртләндерү нәтиҗәсендә ирешелә. Шушы ук елда колхоз Федоровка районында дәүләткә ашлык сату күләме буенча данлыклы Пугачев совхозыннан кала, икенче урынга чыга, ә аның еллык кереме исә 1 миллион сумнан артып китә. Шулай итеп, 1958 елда ул республикада да бик сирәк күренеш булган “миллионер” колхозлар сафын тулыландыра.
Илдар Фазлетдинов.
Башкортстанның атказанган
матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,
Ш. Ходайбирдин исемендәге Хөкүмәт премиясе лауреаты.

(Мәкалә Динес мәктәбе музее материаллары һәм Габбас Кантимеров истәлекләре нигезендә әзерләнде).
(Дәвамы бар).
Читайте нас