Нефтекамада мәктәп укучысы уен валютасы сатып алуга әнисенең акчасын сарыф иткән. Компьютер уенын уйнаганда ул әнисенең банк картасы мәгълүматларын, арткы якта урнашкан өч санлы кодны һәм картаны чыгару датасын күрсәткән.
Хатын-кыз үзенең счетыннан 10 мең сум югалуны банкоматтан акча алырга тырышканда аңлаган. Полицейскийлар ачыклаганча, акчага үсмер виртуаль автомобиль һәм өйләр сатып алган.
Әлеге уенны уйлап табучыларның нинди максатка ирешергә тырышулары билгеле. Аларга компьютерда уйнаучы өлкән кешеме ул, әллә бала гынамы - барыбер. Балаларны мондый уеннарга җәлеп итү өчен алар барысына да әзер.
Мондый очракта өйдәге карталарны яшереп кую гына да ярдәм итми кебек, чөнки бала башка юллар белән дә акча күчерергә мөмкин. Ә менә аңлату эшләре алып бару бик кирәк.