+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
5 март 2021, 12:05

Машина электричка астына кереп киткән

Пассажирларны коткаручыларга тартып чыгарарга туры килгән...

Пассажирларны коткаручыларга тартып чыгарарга туры килгән...
Бүген, 5 мартта, Архангель районында коточкыч авария булды. Төбәк ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, иртәнге 8 сәгать тирәсендә тимер юл кичүендә "Лада Калина" җиңел машинасы электричка белән бәрелешкән. Бу бәрелеш бик нык көчле булган, нәтиҗәдә машинаның яртысы электричка астына ук кереп киткән.
Кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче, бер ир һәм өлкән яшьтәге хатын һәлак булган. Һәлак булганнарның гәүдәләрен коткаручылар тартып чыгарган. Шулай ук тагын бер кеше авыр җәрәхәтләр алган. Аның гомере өчен табиблар көрәшә.
Синоптиклар алдагы көннәрдә һава шартларының тагын да ныграк бозылуын фаразлый. Юлда йөрүчеләргә игътибарны тагын да арттырырга кирәк. Үзегезне саклагыз. Якыннарыгыз гомере һәм сәламәтлеге өчен дә җаваплы булуыгызны онытмагыз, водительләр!
Фото: gorobzor.ru
Читайте нас