Башкортстанда яңадан салкынайтачак. Һава температурасының -22 градуска кадәр төшүе көтелә.
10 мартта гидрометеорология һәм тирә-як мохитне күзәтү буенча төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, кыска вакытлы кар явачак, юлларда бозлавык көтелә. Төнлә - 17 -22 градус, көньякта -11 градус, көндез - 9 -14 градус булачак.
Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчле җил булыр дип фаразлана.
Күренүенчә, яз әле безнең якларга килергә ашыкмый. Шуңа да үзегезне саклагыз. Аеруча, юлларда игътибарлды булыгыз.