+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
10 март 2021, 13:30

16 яшьлек кыз чыгып котыла алган...

Әтисе тән пешүләре алган, ә менә әнисе...

Әтисе тән пешүләре алган, ә менә әнисе...
Уфадагы "Радуга" бакчасында янгын вакытында хатын-кыз һәлак булган, аның кызы һәм ире исән калганнар. Бу хакта бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Өч катлы йорт 9 мартта 23.20 сәгатьтә яна башлый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, ут хатын бүлмәсендә кабынып киткән. Янгынны 00:42 сәгатьтә генә сүндергәннәр.
16 яшьлек кыз янган йорттан чыга алган һәм коткаручыларны чакырткан. Янгынны сүндергәч, 39 яшьлек хатын-кызның гәүдәсен тапканнар, аның 43 яшьлек иренең тәне пешкән. "Аңа медицина ярдәме күрсәтелгән һәм дәвалануга озатылган", - диделәр ведомствода.
Фото: bash.news
Читайте нас