Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгы оештырылуга 90 ел тулу уңаеннан.
Әйтергә кирәк, хуҗалыкның исемен “Чулпан”нан Фрунзе исемендәге колхозга үзгәртү тарихы да шушы чор белән бәйле. 50нче еллар ахырында илдә җәелдерелгән колхозларны эреләтү сәясәте нәтиҗәсендә “Чулпан” күршедәге “Михайловский” исемендәге колхоз белән берләштерелә һәм Молотов исеме ала. “Партиягә каршы” Молотов, Маленьков һәм Каганович төркеме фаш ителгәннән соң исә “Родина” дип үзгәртелә.
Әмма эш моның белән генә тукталмый. Тиздән берничә район Мәләвез районы составына кертелеп, Федоровка районы яшәүдән туктый. Ул янә тергезелгәннән соң исә “Родина” колхозын Матросов исемендәге колхоз белән берләштерәләр. Ләкин озакка түгел. Ун ел дәвамында хуҗалыкларны, районнарны бер-берсенә кушканнан соң, 60нчы еллар башында аларны янә аеру башлана. Шулай итеп, берләштерелгән Матросов исемендәге һәм “Родина” хуҗалыгы составыннан ике зур колхоз — Фрунзе исемендәге һәм “Родина” колхозлары бүленеп чыга.
Фрунзе исеме моңа кадәр дә алдынгылар сафында булган колхозны тагын да югарырак биеклекләргә күтәрә. Гомумән, 60-70нче елларда колхоз авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, хезмәтне оештыру һәм хезмәт тәртибе, дәүләт планын, заказларын һәм бурычларын үтәү, мәдәни-киңкүләм эш, җәмәгать объектларын төзү күрсәткече буенча районда һәрдаим беренче урыннарны яулап килә. Фәкать 1950-70нче елларда гына да колхозда 200дән артык йорт төзелә һәм төзекләндерелә.
Шундый еллар да була: аграр тармакта ул чорда төрле юнәлешләр буенча булдырылган биш күчмә Байракның бишесен дә Фрунзе исемендәге хуҗалык яулый. Ә 60нчы еллар башында ул авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күрсәткече буенча хәтта РСФСРның Урал зонасы буенча беренче урынга чыга. Әлеге югары казанышы өчен колхозга Күчмә Кызыл байрак һәм зур күләмдә акчалата премия бирелә.
Аңлашыла, төп җитештерү күрсәткечләре елдан-ел үсешкән, социаль һәм производство биналары төзелеше киң колач белән алып барылган, хезмәт хакын акчалата алган, колхозчыларның тормыш шартлары көннән-көн яхшырган хуҗалыкка республика җитәкчеләре дә алдынгы тәҗрибә белән танышырга һәм аны төбәк дәрәҗәсендә таратырга әледән-әле килеп кенә тора. Шуларның берсендә КПССның Башкортстан Өлкә комитеты секретаре Зыя Нуриев һәм Югары Совет рәисе Зәкәрия Акназаров үзәк урамнан читтәге тыкрыкта көзге пычракта бер машинаның батып утыруына шаһит булалар. Нәтиҗәдә, район һәм авыл, бу очракта колхоз җитәкчелегенә тиешле күрсәтмә бирелеп һәм ул матди яктан да ныгытылып, кыска гына вакытта авыл эчендә күтәртелгән юл барлыкка килә.
Әйткәндәй, бүген машинада җилдәй җилеп кенә үткән Мәләвез — Федоровка юлы төзелүгә дә Фрунзе исемендәге хуҗалык сәбәпче. Эш шунда: декабрь ахырында үтүче партиянең Федоровка районы отчет конференциясенә Уфадан Өлкә комитет секретаре Зыя Нуриевны көтәләр. Ул, Мәләвездә үткән шундый ук чарада катнашып, кичкә таба гына нефтьчеләрнең танкеткасына утырып юлга чыга. Юл дисәң хәтерең калыр, кар-буран ерып бара алар. Ярты юлга җиттек дигәндә тракторлары ватылып калган Фрунзе исемендәге хуҗалык механизаторларына юлыгалар. Аларны үзләре белән барырга күпме генә үгетләсәләр дә, егетләр ризалашмый, техниканы калдырмыйбыз, үзебез төзәтеп кайтып җитәбез, ди. Һәм, чыннан да, Федоровкага килгәч, Зыя Нуриев, белешеп, тракторчыларның исән-имин кайтып җитүенә инана. Өлкә комитеты секретаре Уфага кайткач исә Федоровка – Мәләвез юлын төзү алдагы елларга планга кертелә.
Хуҗалыкның үз башлангычы һәм көче белән тормышка ашырылган проектлар да байтак була. Шуларның берсе — 60нчы елларда Фрунзе исемендәге колхозның комсомол оешмасы җыелышында оркестр өчен уен кораллары сатып алу турында карар чыгарыла. Чираттагы этап буларак, Федоровкадан белгеч яллап, Динес авылы мәктәбе укучыларын оркестрда уйнарга өйрәтәләр. Әлеге эшне ул чакта колхозның партком секретаре Галимулла Насретдинов әйдәп йөри. Нәтиҗәдә, Динес мәктәбе укучыларыннан ярыйсы гына оста оркестр оеша һәм алар күрше авылларда, район күләмендә үткән чараларда чыгыш ясый башлый. Алар арасыннан гомерен сәнгать өлкәсенә багышлаганнар да бар, диләр.
Хуҗалык кына түгел, гомум район, төбәк тарихында данлы сәхифәләр калдырган рәис Габдрәфыйк Йосыпов һәм колхоз алдынгылары үзләре дә бик күп дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр белән билгеләнә. Моңа кадәр II дәрәҗә “Ватан сугышы”, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе орденнары, күпсанлы медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән Габдрәфыйк Габдрахман улына 1966 елда хезмәттәге югары казанышлары өчен Ленин ордены тапшырыла. “БАССРның атказанган механизаторы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Александр Данилов та әлеге чарада иң югары дәүләт бүләгенә — Ленин орденына лаек була. Колхозның тракторчылар бригадиры Хәбибулла Әбдүшевка исә “Социалистик Хезмәт Герое” исеме бирелә, “Урак һәм Чүкеч” медале тапшырыла. Сөт савып алуда югары күрсәткечләргә ирешкән ферма мөдире Габделәхәт Бохармәтов КПССның ХХ съезды делегаты итеп сайланса, алдынгы савучы Маһира Әбдүшевага 1956 елда “БАССРның атказанган савучысы” исеме бирелә һәм ул биш чакырылыш БАССР Югары Советы депутаты булып тора. Кошчылык тармагының алдынгы эшчесе Мөнәвәрә Йосыпованың да фидакарь хезмәте орден белән билгеләнә. Шушы һәм алдагы елларда ике орден — “Хезмәт даны” һәм “Халыклар дуслыгы” орденнары белән бүләкләнгән алдынгы савучы Рәйсә Фәйзуллина, “Почет билгесе” ордены кавалерлары Галия Сабитова, Рәхимә Кантимерова, Рәфыйга Әлмөхәммәтова, Галимулла Насретдинов, Михаил Иванов, Гыйзетдин Кантимеров, “Хезмәт даны” ордены белән бүләкләнгән Анатолий Куликов (II һәм III дәрәҗә), Фәрзәнә Карюкова, Вахит Гаффаров, Мөдәрис Сабитов һәм башкалар да хуҗалыкның даны, аның данлы сәхифәләрен тудыручылар булып тора. Гомумән, югары дәүләт бүләкләренә, медальләргә, Мактау грамоталарына бу елларда Фрунзе исемендәге хуҗалыкның бик күп алдынгы хезмәткәрләре лаек була. Ә инде колхозның үзенә килгәндә, аның ул еллардагы җиңүче Дипломнары, Мактау грамоталары, Кубоклары һәм, әлбәттә, акчалата бүләкләре бүген дә хуҗалык тарихында алтын сәхифәләр булып тора һәм кадерләп саклана.
Төгәл егерме ел хуҗалыкны шушы рәвешле үрнәкле итеп җитәкләгәннән соң Габдрәфыйк Йосыпов 1970 елның җәендә бакыйлыкка күчә. Үзе китсә дә, булдыклы җитәкче хуҗалык үсешендә мәңге онытылмаслык якты эз һәм гаять күркәм эшләр калдыра. Вафатына ярты гасыр үтсә дә, динеслеләр аны бүген дә тирән хөрмәт һәм ихтирам белән телгә ала.
Торгынлык елларында да тик тору булмый!
Шөкер, ике дистә ел дәвамында колхоз эшен үрнәкле итеп алып барган һәм аны моңа кадәр күрелмәгән югарылыкларга күтәргән Габдрәфыйк Йосыповтан соң да Фрунзе исемендәге хуҗалык җитәкчеләрдән уңа.
1970 елның җәендә Фрунзе исемендәге хуҗалыкның рәисе итеп моңа кадәр күршедәге “Очкын” колхозында рәис урынбасары, 1967 елдан “Кызыл йолдыз” колхозында баш агроном вазыйфаларын башкарган һәм эшчәнлек нәтиҗәләре белән районда шактый танылу алган Факил Закир улы Зөбәеров тәгаенләнә.
“Районда иң көчле хуҗалыкларның берсе саналган һәм элекке җитәкченең абруе гаять зур булган колхозның эшен шул югарылыкта дәвам итү җиңел генә булмаячагын, күп көч таләп итәчәген аңлый идем. Рәхмәт, урындагы колхозчылар мине эшлекле сыйфатларымнан чыгып һәм моңа кадәр булган эш нәтиҗәләремә карап ихлас кабул итте. Ә бурычлар елдан-ел үзгәреп, катлауланып торды. Һәм Габдрәфыйк Габдрахман улы туплаган көчле команда белән без барлык производство бурычларын да нәтиҗәле хәл итә килдек. Бер үк вакытта элекке рәис алдагы чорга билгеләгән, әмма башкарырга җитешми калган стратегик планнарны да тормышка ашыруны дәвам иттек”, — дип яза бу уңайдан истәлекләрендә Факил Закир улы.
Факил Зөбәеров хезмәт казанышлары хакында җәелеп сөйләргә яратмаса да, Фрунзе исемендәге хуҗалыкны ул җитәкләгән дистә ел чамасы вакытта да колхоз ирешелгән нәтиҗәләрне ныгытып кына калмыйча, ә тагын да арттырып, авыл хуҗалыгы җитештерүендә дә, социаль һәм производство объектлары төзелешендә дә, матди-техник базаны ныгыту буенча да гаять зур сикереш ясый. Әйтик, нәкъ шушы елларда әле дә файдалануда булган машина-трактор мастерское, колхоздагы барлык машиналарны да сыйдырышлы җылы гараж, катнашазык заводы, ашлык саклау комплексы, склады белән сәнәгать товарлары кибете, колхозчылар өчен ике катлы йорт, стандарт буенча ике фатирлы йортлар төзелә, Динес һәм Веселовка авылларына су үткәрелә, Качкын елгасында хуҗалык басуларын ясалма сугару өчен буа корыла. Боларга өстәп, 1973 елда Динес урта мәктәбенең кирпечтән төзелгән ике катлы яңа бинасы үз ишекләрен ача. Аңлашыла, колхоз, үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә җитештерү куәтләрен елдан-ел арттыра барып, икътисади җәһәттән аягында ныклы басып тормаса, ирекле акчалары булмаса, бу кадәр колачлы төзелешләрне һич кенә дә алып бара алмас иде.
Бу елларда Фрунзе исемендәге хуҗалык район, республика, хәтта ил күләмендә яулаган дипломнар, мәртәбәле исемнәр дә үткән чордагылардан һич кенә дә азрак булмый. Һәрхәлдә, колхоз идарәсе архивында сакланган җиңүче таныклыклары, район һәм республика җитәкчелеге тапшырган Мактау кәгазьләре нәкъ шул турыда сөйли. Ә бу елларда районда гына түгел, республика күләмендә дә Фрунзе исемендәге хуҗалыктан иң яхшы савучыларның берсе булып танылган Альмира Йосыпова 1980 елда “Бөтенрусия социалистик ярыш җиңүчесе” исемен яулап, Почетлы диплом белән бүләкләнә. Әйткәндәй, Фрунзе исемендәге хуҗалыкта Габдрәфыйк Йосыпов җитәкчелек иткән чорда булдырылган күркәм традиция — “Хезмәт даны” тактасы да лаеклы дәвам иттерелә. Архив документларыннан күренүенчә, һәр хуҗалык елы нәтиҗәләре буенча анда иң югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгы хезмәткәрләр кертелгән һәм аларга зур хөрмәт күрсәтелгән.
Ә бит бу еллар да авыл хуҗалыгы үсеше өчен гел генә дә уңай булмый. Әйтик, 1975 елда Башкортстанда күзәтелгән коточкыч корылык Фрунзе исемендәге хуҗалыкка да зур авырлыклар китерә. Хуҗалык маллары санын саклап калу өчен җитәрлек күләмдә азык запасы хәзерләргә кирәк, ә печәнлекләр, чәчүлекләр кебек үк, кара көеп утыра. Әлеге хәл-шартларда Габбас Кантимеров җитәкчелегендә һәр эштә алдынгы булган хуҗалык водительләре һәм механизаторлары Заһретдин Галиев, Ягъфәр Хәбибуллин, Хәмзә Йосыпов, Хафиз Бохармәтов, Мансур Галиев, Сәйфелмөлек Хамматов, Тәлгать Майнуров, Фәрит Майнуров, Рамил Сәгъдиев, Рамил Сабитов һәм башкалар ерак Украинага салам хәзерләргә җибәрелә. Ай дәвамында алар хуҗалыкның гына түгел, гомумән, республика терлекчелек тармагының стратегик иминлеген хәстәрли. Башка хуҗалыклардан җибәрелгән колхозчылар белән бергә алар да салам хәзерләүдә һәм аны олауларга төяп Башкортстанга озатуда катнаша. Шул рәвешле Фрунзе исемендәге хуҗалыкның өлешенә дә чыккан мул гына салам запасы исәбенә коточкыч корылыклы җәйдан соң колхоз малларын исән-имин кышлатуга ирешелә.
Әмма 1975 елдагы корылыкның кире нәтиҗәләрен берничә елда бетерү мөмкин булса, 90нчы елларда исә Фрунзе исемендәге колхозны, илнең барлык авыл хуҗалыгы тармагын кебек үк, тагын да катлаулырак чор һәм сынаулар көтә. Шөкер, фрунзелылар ул катлаулы елларда да хуҗалык куәтләрен саклап, барлык сынауларны да лаеклы итеп үтеп чыга алды. Хәер, моңа ничек ирешелүен алар үзләре генә белә торгандыр.
Үзгәртеп кору чорында
1980-85 елларда Фрунзе исемендәге колхозны Мәхмүт Насретдинов, аннары илдә үзгәртеп кору чоры башланып, арытаба Ельцин реформалары белән дәвам иткән 1997 елга кадәр Ягафәр Бохармәтов җитәклиләр.
Бу уңайдан 1985-91 елларда Фрунзе исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре Габбас Кантимеров хуҗалыкның 1990 елдагы социаль-икътисади хәле турында түбәндәге мәгълүматларны язып калдырган.
“Бу елларда (1990 еллар — ред.) колхозыбыз тулы хуҗалык исәбе һәм үз финанслау шартларында эшләде. Елның авыр булуына карамастан, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 19,1 центнер ашлык җыеп алынды, дәүләткә 17093 центнер ашлык, 3933 центнер ит, 13800 центнер сөт, 45 центнер сарык йоны сатылды. Җәмгысы 1990 елда 2 миллион 620 мең сумлык продукция җитештереп сатылды. Акчалата керем 570-580 мең сум тәшкил итте. Рентабельлелек 25-30 процент булды”.
Габбас Кантимеров китергән истәлекләрдән күренүенчә, тармактагы катлаулы реформалар чорына Фрунзе исемендәге колхоз аягында ныклы басып торучы һәм шактый зур икътисади запасы буенча хуҗалык буларак килеп керә. Ихтимал, нәкъ шушы хәл-шартлар аңа алга таба катлаулы чорны лаеклы үтеп чыгарга һәм 2000 еллардан башлап акрынлап яңа дәрәҗә үсеш баскычына күтәрелергә, ә соңгы дистә елда миллионердан миллиардерга йөз тотарга мөмкинлек биргәндер дә инде.
Ә еракта калган 90нчы елда алдагы ун елда авыл хуҗалыгын ниләр көтәсен күз алдына да китерә алмыйлар әле, һәм киң колач белән Фрунзе исемендәге хуҗалык оештырылуга 60 ел тулуны билгелиләр. Авыл сабантуена туры китереп үткәрелгән тантанада Федоровка районы башкарма комитетының беренче секретаре Николай Свободин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Радик Ишмөхәммәтов, күрше-тирә хуҗалык рәисләре, башка район-шәһәрләрдән мәртәбәле кунаклар катнаша. Бәйрәмне ачып, партком секретаре Габбас Кантимеров, колхозның Ветераннар советы рәисе Галимулла Насретдинов белән рәис Ягафәр Бохармәтов чыгыш ясыйлар. Аннары сүз югары кунакларга бирелеп, тантана котлау чыгышларына, дәүләт дәрәҗәсендә бүләкләүләргә күмелә. Ә инде бәйрәмнең төп бизәге оешканнан алып 60 ел дәвамында колхозның барлык үткән юлын эзмә-эзлекле итеп чагылдырган зур фольклор тамашасы була. Ахырда Фәйзрахман Сәетбатталов әлеге бәйрәм хакында район гәзитендә күләмле мәкалә бастыра.
Әмма тормыш, белүебезчә, бәйрәмнәрдән генә тормый. Алдагы елларда 90нчы еллар сынауларында хуҗалыкны бөлгенлеккә төшерми саклап калу, аның икътисади куәтләрен ныгыту өчен Ягафәр Бохармәтовка да, аннан соң 1997-2004 елларда рәис йөген тарткан Нурфәез Насретдиновка да бик күп катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Ә инде 2004 елда Нурфәез Насретдинов Федоровка районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе вазыйфасына үрләтелеп, Фрунзе исемендәге хуҗалык җитәкчелегенә Фәйрүз Галиев килгәннән алып аның арытабангы үсеш этаплары шәхсән үземнең дә күз алдымда булды.
Илдар Фазлетдинов,
Башкортстанның атказанган
матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,
Ш. Ходайбирдин исемендәге Хөкүмәт премиясе лауреаты.
(Мәкалә Динес мәктәбе музее материаллары һәм Габбас Кантимеров истәлекләре нигезендә әзерләнде).