+21 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Республика
11 Марта 2021, 08:48

"Балаларыбызны тынычлыкта калдырыгыз, зинһар!"

Мәктәпләргә "6 көнлек" уку программасы кертелерме?

Атна башында республика Башлыгы Радий Хәбиров Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәпләрне алты көнлек уку графигына кайтару мәсьәләсен карарга тәкъдим иткән иде. Аның сүзләренчә, бу укучыларга чыгарылыш имтиханнарына яхшырак әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк, өстәвенә, дистанцион укуда озак булганнан соң, күп нәрсәне тергезергә кирәк.
Җәмәгатьчелек Башкортстан Башлыгы идеясен хупламады. Күп кенә ата-аналар балаларын тынычлыкта калдыруларын сорады, чөнки алар болай да коронавирус белән бәйле хәлләрдән соң бик нык арыган. Бу җәһәттән ата-аналар арасында сораштыру да үткәәргәннәр. Ачыкланганча, 75 процент респондентлар "алты көн"не кире кайтарырга теләми. 18 процент кына Башлык тәкъдимен хуплаган. Калган 6 проценты бу сорауга тулысынча битарафлык белдергән.
Республика Башлыгының бу тәкъдиме әлегә ачык кала. Ул бу мәсьәләне төрле яктан тикшереп карарга кирәклеген әйткән иде. Әгәр дә укучылар "6 көнгә" күчә икән, бу хәл уку елының дүртенче чирегендә булырга тиеш.
Фото: proufu.ru
Читайте нас