Кичә Бәләбәй районында 23 чакрым ераклыктагы Бәләбәй - Аксаково трассасында юл-транспорт һәлакәте булган. Башкортстан буенча ЮХХДИ башлыгы Динар Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, 10 мартта, көндез 31 яшьлек Бәләбәй кешесе йөк фургоны руле артында 62 яшьлек пенсионерны бәрдергән.
Өлкән яшьтәге хатын юлны кисеп чыккан булган. Аны авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә салалар, әмма шул ук көнне кич белән ул шунда ук үлә. Хәзер тикшерү бара.
Полиция хезмәткәрләре шулай ук урам-юл челтәрен дә тикшергәннәр, җитешсезлекләр ачыкланган. Инспекторлар хәбәр итүенчә, юл өслеге кардан яхшылап чистартылмаган булган. Әлеге юл өчен җаваплы вазыйфаи һәм юридик затларга карата тикшерү үткәрелә.