+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
12 март 2021, 08:43

Мәктәпне мич ягып җылыталар...

Мишкә районындагы бу мәктәп үткән гасырда төзелгән булган.

Мишкә районының Олы Сухояз авылындагы мәктәпне 50 ел элек төзегәннәр, шуннан бирле ремонт булмаган. Билгеле, биредә барлык нәрсә дә үткән гасырны хәтерләтә, әмма барысыннан да ныграк - аның миче. Мәктәпкә газ кертелмәгән. Шуна да анда сменалап эшләүче кочегарлар бар. Алар, төнге сәгать өчтә килеп, күмер ягып, мәктәпне җылыта.

Урта мәктәп 115 балага исәпләнгән. Башлангыч сыйныф укучылары һава температурасы -20дән төшсә, укырга килмиләр, чөнки мәктәп бик суык. Ә өлкән сыйныф укучылары -30 градустан түбән булса укымаска тиеш. Ләкин алар дәресләрне бик калдырырга тырышмый, чөнки алда аларны БДИ көтә.
Бүген исә физкультура дәресләре бөтенләй үткәрелми. Тәрәзәләрдән җил өргәнлектән, спорт залында бик суык. Мәктәп директоры Ирина Карпова әйтүенчә, "түрәләр тәрәзә китерүгә акча биргән, ә аларны куярга акча юк".
- Без - дәүләт учреждениесе, һәм мәктәпне карап-тоту өчен төрле конкурсларда катнашырга мәҗбүр, ә үзәкләштерелгән акча бүленми, - диде ул. Мәктәп урындагы башлангычларга ярдәм программасында һәм "Бердәм Русия" партиясеннән "Эшлекле гамәлләр" проектында катнаша, әмма акча барыбер мәктәпне тәртиптә тотарга җитми. Шул ук вакытта биредә укучы балалар салкын тию авыруларыннан бик еш интегә...
Фото: ufa1.ru
Читайте нас