+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
13 март 2021, 07:09

"Кызыл таң" кызы да ул!

Гәзиттә канат ныгытучы, заманында республиканы айкаган кызыклы проектлар алып баручы Айгөл Юлъкшина зур уңышка иреште.

Кичә, 12 мартта, Уфаның “Башкирия” кунакханәсендә XVI “Уңыш” Бөтенрусия эшлекле хатын-кызлары бәйгесенең төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Конкурста катнашучылар - актив тормыш алып баручы гүзәл затлар үзләре белән таныштырды, хатын-кызны уңышка илткән юллар һәм иҗтимагый эшчәнлекләре хакында сөйләде.
Бәйгедә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әдәбият бүлеге редакторы Айгөл Юлъякшина да катнашты.
Ул “Русия хатын-кызларының иң яхшы вәкиле - Башкортстан Республикасы буенча журналистика өлкәсендә эшләүче күп балалы әни” номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз сине, Айгөлебез!
Фото: гаилә архивыннан.
Читайте нас