Социаль челтәрләрдә Белорет халкы шаккаткыч фотография белән уртаклашты. 14 март көнне пост авторы балаларның шәһәрнең бер ишегалдында сукбай этләрдән мәйданда качарга мәҗбүр булуын сөйләде.
Фотода бәләкәй балаларның, чолгап алган эт көтүеннән качу өчен, тауга менүләре яхшы күренә.
Урындагы халык хәбәрләренә караганда, Твердышев урамындагы 36 нчы йорт янында мондый хәл даими кабатлана. Балалар үзләре дә этләрне куып җибәрә алмыйлар. Ә әти-әниләр сабыйлар өчен бик борчыла, әмма балаларны урамга чыгармаска мөмкин түгел.
Шәһәр халкы урындагы хакимиятне шушы җитди проблемага игътибарын юнәлтүен сорый.