Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембай районына эш сәфәрен тәмамлады.
Бүген Ишембайга эш сәфәре барышында республика Башлыгы «Ишембайспецтехника» предприятиесе җитештергән коммуналь техниканы карады. Аны үткән елда төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә ихтыяҗ булган йөк шассиларына төрле җайланмалар урнаштырып чыгару өчен булдырганнар.
Мәйданчыкта инде тәҗрибә экземпляры булган чүп-чар ташу машинасын әзерләгәннәр, аны республика җитәкчесенә тәкъдим иттеләр. Предприятие директоры Наил Галләмов серияле җитештерүне «Алга» махсус икътисади зонасы территориясендә оештырырга планлаштырулары турында сөйләде.
Арытаба Радий Хәбиров бүген эксплуатациягә әзер булган яңа «Ишембай-Арена» сарае бозын шәхсән үзе сынап карады. Ул республика Хөкүмәте һәм Ишембай районы хакимияте арасында үткән иптәшләрчә матчта катнашты. Уен компромиссыз көрәштә узды. Анда 4:0 исәбе белән Башкортстан Хөкүмәте командасы җиңү яулады.
«Бүген без үзебез дә бозны карадык. Якындагы ике-өч атна дәвамында дәресләр расписаниесен төзиячәкбез һәм тиздән Боз аренасында Ишембай балаларының тавышлары яңгыраячак", - дип сөйләде Боз сараен күрүдән алган тәэссоратлары турында Радий Хәбиров.
Ул билгеләп үткәнчә, әлегә республикада нибары 14 ябык боз аренасы бар һәм бу сан Башкортстан халкының ихтыяҗларына туры килми. «2022 елда без Октябрьскийда Боз сарае төзелешен төгәлләячәкбез, җәен Баймакта төзелешкә керешәчәкбез, төньяк-көнчыгыштагы стадионны проектлыйбыз", - диде ул.
Фото: "Башинформ"