Туймазы районының Серафимовка авылында яшәүчеләр урындагы автовокзал язмышы өчен борчыла. Бу мөрәҗәгатьне "Инцидент" системасы теркәгән.
«Безнең авылда күптән автовокзал эшләми. 1953 елда төзелгән матур бина акрынлап җимерелә, автобус көткән кешеләр урамда туңып басып тора. Авыл аша Уфа, Бәләбәй, Стәрлетамак, Аксаково, башка торак пунктларга автобуслар йөрми башлады. Ә безнең анда турыдан-туры, ягъни Туймазы аша урамыйча гына барасы килә", - дип яза авыл кешеләре.
- Серафимовка автовокзалында касса пункты 2011 елның 28 октябрендә ябылды, пассажирлар агымы түбән булу сәбәпле, аның эшен тергезү планлаштырылмый, - дип аңлатты "Башавтотранс" генеральный директорының пассажирлар ташу буенча урынбасары Сергей Паскин. - Югарыда санап үтелгән торак пунктларга Туймазы авылыннан чыгарга мөмкин. "Серафимовка - Туймазы" автобусы анда көн саен 20-40 минут интервал белән йөри. Расписание автовокзал бинасына элеп куелган, ә билетларны машина йөртүчедән сатып алырга мөмкин. Шәһәрара маршрутлар расписаниесен карарга һәм билетны bashauto.ru сайтында, яки "Башкортстан автовокзаллары" мобиль кушымтасында алырга мөмкин. Аны "Башавтотранс"ның 8 (347) 262-66-62 номеры аша "кайнар линия" телефоны буенча да броньларга мөмкин.
- Без автовокзал бинасында сәүдә нокталары ачардай арендаторлар эзлибез, - ди Серафимовка авыл Советы башлыгы Алексей Нелюбин. - Объектка барлык документларны әзерләдек, сатуга рөхсәт бар. Бина хосусыйлаштыру планына кертелгән, аңа бәя билгеләнгән. Әмма инвесторлар әлегә юк.
Әлеге авыл халкының үтенечен урындагы власть органнары ишетер, дигән өметтә калабыз.