Башкортстан территориясендә Халыкара урманнар көненә багышланган төбәк чаралары циклы узачак. Ул 21 мартта бәйрәм ителә.
Быел Халыкара урманнар көне «Урманнарны тергезү: кризистан иминлеккә чыгу юлы» темасына багышланачак.
Республика Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмалары белгечләре, укытучылар һәм өстәмә белем бирү педагоглары белән берлектә, урман экосистемалары функцияләренең күптөрлелегенә һәм урман хуҗалыгы турындагы белемнәрне тирәнәйтүгә багышланган ачык дәресләр, лекцияләр, әңгәмәләр, күргәзмәләр, экскурсияләр үткәрәчәк. Бу эшкә мәктәп урманчылыклары һәм экология берләшмәләре әгъзалары да җәлеп ителәчәк.
Чаралар форматында, шулай ук, конференцияләр, "түгәрәк өстәл"ләр, "ачык ишек" көннәре, тематик конкурслар һәм “урман” диктантлары оештырылачак.
Халыкара Урман көненә багышланган чаралар кысаларында Урман музее (Уфа шәһәре, Урман юлы урамы, 1, телефоны: 8-347-287-11-75) һәм Уфа лимонарие (Уфа шәһәре, Менделеев урамы, 152/2), җәмәгать транспорты тукталышы: «Яшел урман» шифаханәсе, телефон: 8-347-256-64-04) уфалыларны һәм башкала кунакларын экскурсияләргә чакыра.
Искәртеп узабыз: 21 мартны Халыкара урманнар көне дип Берләшкән милләтләр оешмасы игълан итте.
Фото: forest.bashkortostan.ru