Башкортстанның Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, Уфа районара тикшерү бүлегендә үтерү билгеләре буенча һәм ике кешене үтерергә омтылу буенча җинаять эше кузгатылган. Ведомство мәгълүматлары буенча, җинаять 7 мартта Уфа районының Чесноковка авылында булган.
Биредә 35 яшьлек ир-ат үтерелгән, аның 44 яшьлек иптәше авыр хәлдә дәваханәгә китерелгән. Шикләнелүчене җинаять урынында калдырылган пычаклар ярдәмендә ачыклый алганнар. Тиздән җинаять эше фигурантын тоткарлаганнар.
- Җыелган дәлилләр нәтиҗәсендә, ир үз гаебен таныган һәм тоткарланган. Аның белән беренчел тикшерү гамәлләре үткәрелгән һәм гаепләү белдерелгән. Аңа сак астына алу рәвешендә чикләү чарасы сайлаганнар. Тикшерүчеләр кылынган җинаятьнең барлык сәбәпләрен ачыклауны дәвам итә, - диделәр ведомствода.