+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
24 март 2021, 09:25

Тиздән "Хәтер бакчасы" акциясе старт алачак

Әлеге акция кысаларында 27 миллион агач утырту күз уңында тотыла.

Быел Халыкара «Хәтер бакчасы» акциясе Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышлана. Сугышта 27 миллион һәлак булганнарның һәркайсы истәлегенә 27 миллион агач утыртылачак.
Акциягә старт 18 мартта Севастопольдә Җиңү паркында бирелде, анда бакча СССРның халык артисты, акциянең баш амбассадоры һәм рухландыручысы Василий Лановой истәлегенә багышланган. Бер үк вакытта агач утырту Грозный, Элиста һәм Новороссийскида башланды.
Башкортстанда агач утырту апрель ахырында башланачак. “Хәтер бакчалары” республиканың барлык муниципаль районнарында да барлыкка киләчәк. Чаралар кайда үтәчәге, даталары һәм башка нечкәлекләре турында садпамяти2021.рф. сайтында күрә алачаксыз.
Элекке кебек үк, оештыручылар альтернатив формаларда да катнашырга тәкъдим итә: мәсәлән, хәтер бакчасын фотовидеога төшерергә, аны гаилә тарихы турындагы язма белән социаль челтәрдә #СадПамятиДом хештегы белән бастырып чыгарырга, яки үз бакчаңдагы агачны төшерергә дә мөмкин.
Фото: forest.bashkortostan.ru
Читайте нас