Уфа үзәгендә Карл Маркс урамында урнашкан дүрт катлы йортта яшәүчеләр икенче атна инде подъездга чыгарга курка. Фатир хуҗалары торактан чыккан вакытта йөзгә-йөз зур күселәр белән очраша. Алар сүзләренә караганда, өйдә кечкенә балалар күп.
- ЖЭУ безнең мөрәҗәгатьләрне игътибарсыз калдыра. Гаризалар инде ике атна дәвамында бирелә һәм берәү дә килмәде! Өйдә кечкенә балалар һәм хайваннар күп, подъездга чыгу куркыныч", - ди урындагы халык.
Билгеләп үтик, күселәр тулган бу йорт Уфаның Иван Якутов исемендәге паркка якын гына урнашкан. Уфа үзәгендәге йортта яшәүчеләрнең шундый хәлдә калып та ярдәмсез булуы, чыннан да, аңлашылмый.