+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
25 март 2021, 05:33

Мәче артыннан чапсаң шулай була ул...

Күмертауда булган хәл уйланырга мәҗбүр итте.

Кичә Күмертау шәһәрендә республика Дәүләт комитетының гадәттән тыш хәлләр буенча хезмәткәрләре коега төшкән этне коткарган.
Ведомствода сөйләүләренчә, эт мәче артыннан куганда ике метрлы коега төшеп киткән. Коткаручыларга ярдәм сорап бәлагә эләккән хайванның хуҗасы мөрәҗәгать иткән.
Авария хезмәте хезмәткәрләре махсус кирәк-яраклар ярдәмендә этне коедан чыгарган. Билгеле булганча, ул бернинди җәрәхәтләр алмаган һәм җиңелчә курку белән котылган.
- Мондый хәлләр хайваннар белән генә түгел, кешеләр белән дә була. Кешеләр үзләренең игътибарсызлыгы аркасында коега төшеп киткән очраклар да бар иде, шуңа күрә, һичшиксез, урамда йөргәндә аяк астыгызны карагыз, - дип билгеләп үттеләр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.
Ә безнең бу хәлнең башка ягына да игътибарны юнәлтәсе килә. Тормышта да бит, шушы эттәй кешеләр арттан куган чакта еш кына менә шулай "коега" төшеп китәләр. "Кешегә кое казыма" дигән әйтем гасырлар буе актуальлеген югалтмый шул.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас