Башкортстанда 2020 елда 22 үсмер үз-үзен үтергән, тагын 51 бала үз-үзенә кул салырга омтылган. Бу хакта бүген Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары алдында республиканың балалар омбудсмены Милана Скоробогатова хәбәр итте.
- Үсмерләр суицидлары һәм суицидка омтылыш белән хәл борчулы булып кала. Соңгы 10 елда республика буенча әлеге күрсәткечне ике тапкырдан күбрәккә киметүгә ирешелде, - дип билгеләде Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил.
Скоробогатова мәгълүматлары буенча, республикада 20 мең бала психик һәм үз-үзен тоту тайпылышлары буенча исәптә тора. 129 мең балага нерв системасы авырулары диагнозы куелган.