+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
28 март 2021, 14:45

Тагын 108 кеше авырган

Тагын 108 кеше авырганЯнә өч кешенең гомере өзелде...

Янә өч кешенең гомере өзелде...
Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 108 кешегә арткан. Мондый мәгълүматны оператив штаб белдерә. Төбәктә барлыгы 32 034 кеше вирус йоктырган.
Шулай ук covid-19дан үлемнәр саны арткан. Авыру тагын өч кешенең гомерен алган. Шулай итеп, республикада яшәүче 352 кеше бу чирдән вафат булды. Шул ук вакытта 27 012 пациент авыруны уңышлы җиңә алган. Үткән тәүлектә генә дәваханәдән 131 кеше сәламәтләнеп чыккан.
Фото: bash.news
Читайте нас