27 мартта Уфаның Комсомол урамында 27 яшьлек руль артындагы кыз каршы килүче машинага бәрелгән. Шул рәвешле "Nissan Almera" руле артындагы водитель "Renault Logan" машинасын бәрдергән. Нәтиҗәдә, "Nissan" руле артындагы водитель вакытыннан алда бала тудыру куркынычы белән дәваханәгә озатылган.
Әлегә булачак әнинең дә, аның карынындагы сабыйның да хәле турыда мәгълүмат юк. Шул ук вакытта бу авариянең сәбәпләре тикшерелә.
Әлеге вакытта машина йөртү болай да җиңел түгел. Юллар тарайган, кайбер урыннарда бозлавык. Шуңа карамастан, йөкле хатынның руль артына утыруы гаҗәпләндерә. Үзебезнең һәм башкаларның гомеренә, сәламәтлегенә битараф булмыйк!