+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
30 март 2021, 05:39

Ялгыз әни бала пособисен ала алмый

Ике баланы ялгыз тәрбияләгән ана кирәкле органнар белән сөйләшә дә алмый. Алар телефонны алмый.

Белорет районының Тирлән авылында яшәүче хатынның балалар пособиесе килә торган картасын япканнар. Проблеманы хәл итү үтенече белән мөрәҗәгатьне ул электрон кабул итү бүлмәсе сайтында калдырган.
Хатынның кредит буенча бурычы бар. Шулай ук, ул тәрбияләүчесен югалту буенча бала пособиесе ала, әмма бу акчаларны үз ихтыяҗларына сарыф итә алмый. Түләүләр килгән картага суд приставлары бурыч аркасында арест салган. Хатын исәптән арестны алу өчен кирәкле документларны тапшырган, әмма инде 3 ай хәл үзгәрми. Шул ук вакытта ялгыз ана башкарма хакимият хезмәткәрләре белән сөйләшә дә алмый, чөнки алар трубканы алмыйлар. Өлкән суд приставы шикаятькә хәбәр иткәнчә, аларның үз ягыннан хокук бозулар юк. Гыйнварда шулай ук шикаять бирелгән прокуратурада әлеге сорау буенча җавап бирмәгәннәр.
"Ә "Җинаять кодексы"ның 101нче мәддәсен үтәү ничек соң? Минем ике балам бар һәм мин - ялгыз әни. Арендага түләп фатирда яшим. Судка да бирә алмыйм, чөнки башка шәһәрдә яшим, әлегә кайтырга мөмкинлек юк. Түләүдән баш тартмыйм, ләкин мөмкин булганча гына түли алам", - ди ул.
Фото: bash.news
Читайте нас