+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
31 март 2021, 06:28

Кайсы районнарда эшсезләр саны югары?

Иң яхшы күрсәткечкә Борай районы ирешкән.

1 мартка булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе 4,79 процент тәшкил иткән (90 783 кеше). Әмма республиканың кайбер районнарында бу күрсәткеч шактый югары.
Ай башында эшсезләр санының иң зур күрсәткече Кырмыскалы райоынында иде. Анда күрсәткеч 8,05 процент тәшкил иткән (2 093 кеше). Икенче урын Иглин районына туры килә. Бу муниципалитетта әлеге күрсәткеч 8 процентка җитте (2 771 кеше). Өченче урында - Уфа районы. Анда бу сан - 7,41 процент (3 826 эшсез), дип хәбәр итә UfacityNews.ru ведомствога сылтама белән.
1 мартта иң яхшы күрсәткечләргә Борай районы ирешкән. Анда бу күрсәткеч бары тик - 1,6 процент (179 кеше).
Фото: ufatime.ru
Читайте нас