32 яшьлек хокук сакчысы үз-үзенә кул салган.
Башкортстанда полиция хезмәткәре үз-үзен үтергән.
Билгеле булуынча, 32 яшьлек полиция хезмәткәре Иглин районының Красный восход авылында әти-әнисендә булган. Бер вакыт ул үз бүлмәсенә кереп бикләнгән һәм үз-үзенә кул салган.
Ир рәсми рәвештә өйләнмәгән, әмма бер кыз белән яшәгән, дип хәбәр ителә.
Әлеге вакытта фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана. Хәзерге вакытта мәрхүмнең хезмәттәшләре аның бу гамәленең сәбәбен ачыклый.