Урындагы халыкны ашыгыч рәвештә эвакуациялиләр.
Белорет районы территориясендә Инҗәр елгасында су биеклегенең кискен күтәрелүе теркәлгән. Аерым алганда, иң начар хәлдә Ассы авылы халкы булган.
- Бүген анда эвакуация башланды. 19 йортны су баскан, кешеләрне урындагы хакимият көче белән су баскан территориядән чыгаралар. Урында коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр эшлиләр, - диде Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитеты хезмәткәрләре.
Бу авылда "Ассы" шифаханәсе дә урнашкан. Әлеге вакытта аның нинди хәлдә булуы турында хәбәр юк.