Алдагы көннәрдә тагын да ныграк җылытачак.
Яз Башкортстанда тизләтелгән сценарий буенча барырга булды, күрәсең, һәм шушы көннәрдә республикада җәйгедәй җылы булачак.
Мондый хәлгә Көньяк Уралга якынлашып килүче субтропик һава массасы булышлык итә. Нәкъ менә ул җылынуга гына түгел, ә чын аномаль эсселеккә сәбәпче булды. Төннәрен һава температурасы 3-6 градустан түбән төшмәячәк, ә көндез термометр баганаларын 18-20 градуска күтәрәчәк, бу уртача тәүлеклек апрель нормасыннан 4-6 градуска артык.
Яңгырлар яуса да, кыска вакытлы һәм республиканың кайбер районнарында гына явачак. Көн дәвамында җил юнәлеше көньяктан төньякка һәм төньяк-көнчыгышка таба үзгәрәчәк, ә җилнең тизлеге секундына өч метрдан артмаячак.
Мондый җәйге һава торышы Башкортстанда киләсе атна башына кадәр булачак, шуннан соң республикага болытлы һәм яңгырлы көннәр киләчәк. Төнлә 0 градуска кадәр суыта, көндез һаваның уртача температурасы 13 градустан артмаячак.