Бүген Благовар районында янгын чыккан.
Вакыйга урынына ашыгыч рәвештә коткару хезмәте килеп җиткән. Янган йорт территориясендә 61 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылган. Кызганычка каршы, аны коткара алмаганнар.
Фаҗигагә бинада тәмәке тартканда саксызлык сәбәпче булырга мөмкин.
2021 ел башыннан бөтен республика буенча янгыннарда 91 кеше үлгән. Шул ук вакытта һәлак булганнарның 30 проценты - тәмәке тарту вакытында ут белән саксыз эш итү корбаннары.
Республикада янгыннарда һәлак булучылар саны былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, күбрәк. Хәвефсезлек кагыйдәләрен онытмыйк!