Бүген "Торатау" Конгресс-холлында Башкортстан ир-егетләренең беренче форумы ачылды. Аны республика Башлыгы Хакимияте ярдәмендә Башкортстан "Ирләр советы" төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.
- Форумның мөһим бурычлары - яшьләрне ирләр җәмгыяте үсешенең актуаль проблемаларын хәл итүгә җәлеп итү, аталарның ролен күтәрү, республика районнарында Башкортстанның ир-егетләр советларының эшчәнлеген активлаштыру. Ышанам, форум катнашучыларга тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирер, хәзерге Башкортстанда ир-егетләрнең социаль статусын арттыруга юнәлтелгән яңа идеяләр һәм проектлар старт алу өчен нәтиҗәле мәйданчык булыр, - дип билгеләде республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов.
Форумда җәмәгать эшлеклеләре, активистлар, бизнесменнар, сәясәтчеләр, руханилар һәм бөтен республикадан инициативалы ирләр катнаша.
“Башкортстанның ир-егетләр советы” рәисе Зариф Байгускаров үзенең докладында җәмгыятьнең демографик проблемалары, аерылышулар, алиментлар буенча бурычлар, ир-егетләрнең гомер озынлыгын кыскартучы суррогат алкоголь сату, гаиләләрне саклап калудагы руханиларның роле, яшьләрне уңай мисалларда тәрбияләү кебек мөһим темаларны күтәрде.
- Безнең җәмгыятьтә әти буларак ир-егетнең роле соңгы елларда бик үк әһәмиятле булмады, һәм без бу хәлне төзәтергә тиеш. Бергә эшләсәк, мин ышанам, без, ир-егетләр һәм яклаучылар, тормышны яхшы якка үзгәртә алачакбыз, - диде ул.
Пленар утырыштан соң Форумның тематик сессияләре эшләячәк, аннары "Ил терәге" иҗтимагый бүләкләрен тапшыру тантанасы узачак.