+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
19 Апреля 2021, 05:21

"Үле бала тудырдым"

Озак еллар әни булырга хыялланган хатын бала тудыру дәваханәсендә бәхетсезлеккә юлыккан.

Ишембайда яшәүче 34 яшьлек Альбина йөклелекнең тугызынчы аенда баласын югалткан.
Аның сүзләренә караганда, монда Уфадагы 4нче бала тудыру йорты табиблары гаепле, алар, кан киткәч, вакытында медицина ярдәмен күрсәтү урынына, аны йокларга җибәргәннәр. Әмма, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле сүзләренчә, медицина хезмәткәрләре тарафыннан хокук бозулар булмаган.
Альбина 20 яшендә йөклелекнең 30нчы атнасында беренче баласын югалткан булган инде. 34 яшендә янә авырга узгач, ул моның турында табибларга да әйткән. Йөклеклек чоырнда ул һәрвакыт тикшеренеп торган. Инде бала туарга вакыт җиткәч, аны Уфага җибәргәннәр.
Балага чирләгәч, хатынны табиб карый һәм әлегә иртә булуын әйтә. Кан китүенә дә табиб игътибар итми, хатынга сызлануларны басар өчен дару биреп, йокларга җибәрә. Төн буе интегеп чыкканнан соң, иртән хатынны бала табу бүлегенә алып керәләр. Тик бу вакытта бала үлгән була инде. Шул рәвешле хатын үле бала тудыра.
Әлеге хәлләрне тикшергәннән соң табибларда гаеп барлыгын ачыкламый. Тик хатын вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән очракта баланы исән калдырып булуына ышана һәм гаделлек эзли.
Фото: ufa1.ru
Читайте нас