+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
19 апрель 2021, 12:00

Лифт шахтасына төшеп киткән

Бу хәл Уфаның бер театрында булган.

Бу хәл Уфаның бер театрында булган.
Башкортстанның Милли яшьләр театрында 11 апрельдә бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Театр реквизиторы йөк лифты шахтасына төшеп киткән.
Республиканың Дәүләт хезмәте инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 56 яшьлек хатын-кыз егылу нәтиҗәсендә авыр җәрәхәт алган. Эш бирүче мәгълүматы буенча, бу лифт декорацияләрнең габаритлы элементларын бинаның цоколь катыннан күчерү өчен тәгаенләнгән.
Хәзер күзәтчелек органы булган хәлнең шартларын һәм сәбәпләрен билгели. Әлегә бәлагә тарыган хатынның хәле турында мәгълүмат юк.
Фото: ufaved.info
Читайте нас