+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
19 Апреля 2021, 07:53

Төп башына утырткан

Ә аннары качкан.

Бер ир Салаватта яшәүче хатынга ышанычлы акча салу мөмкинлеге турында сөйләп, аны алдап качкан.
58 яшьлек хатын, социаль челтәрләрдә ялган брокер белән танышканнан соң, "профессионалга" ышанган, аннары акчаларын тагын да арттыру нияте белән аңа 500 мең сум күчергән. Аферист аның акчаларын алу белән юкка чыккан.
Бер тәүлек эчендә Башкортстанда мошенниклык турында 13 хәбәр теркәлгән, шуларның 8енә карата җинаять эше ачылган. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге хәлгә таручы хатын, чыннан да, кызгану хисе уята. Әмма таныш булмаган кешегә ярты миллион акча күчерү дә башка сыймаслык хәл. Кыскасы, юк-барга ышанмыйк әле!
Фото: proprikol.ru
Читайте нас