+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
20 апрель 2021, 11:45

Кайчан җылытыр?

Узган төндә 12 градуска кадәр салкыннар күзәтелде.

Узган төндә 12 градуска кадәр салкыннар күзәтелде.
Башкортстанда тиздән һава торышы үзгәрәчәк. Бу хакта бүген Башгидрометүзәкнең гидрометеорология үзәге башлыгы Анна Казаева хәбәр итте. Ул бу атнада салкын һава торышы чигенә башлаячагын сөйләде.
Узган төн якындагы вакыт эчендә иң салкыны булды, туфрак өстенә кырау төште. Термометр баганалары -12дән (Николаевка авылы, Белорет районы) 1 градуска кадәр күрсәтте. Чәршәмбе кич белән температура фоны күтәрелә башлый. Көндезге температура 11-16 градус тәшкил итәчәк.
Ялларда 10-15 градус җылы булачак. Төнге температура 0...5 градус тәшкил итәчәк. Пәнҗешәмбе көнне көнбатыш районнардан бөтен республикага, көньяк-көнчыгыштан тыш, яңгырлар ява башлаячак, әмма көчле яңгырлар көтелми", - диде Анна Казаева.
Фото: ufacitynews.ru
Читайте нас