+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
20 апрель 2021, 09:17

Кем гаепле булуы ачыкланды

Учалы районында 4 яшьлек малайны этләр талап үтерүе бөтен җәмәгатьчелекне шок хәленә китерде.

Башкортстанда этләр һөҗүменнән соң бала үлеме турындагы эш буенча авыл Советы башлыгы кулга алынды.
Кешенең үлеменә китергән гамьсезлектә Учалы районы Сәфәр авыл Советы башлыгы Илдар Байбурин гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, нәкъ менә аның үз вакытында тиешле карар кабул итмәве дүрт яшьлек малайның үлеменә китергән.
Русия Тикшерү комитетының республика буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авыл Советы башлыгы берничә тапкыр урындагы халыкның Сәфәрдәге берәдәк хайваннарның хәвеф янавы турындагы шикаятьләрен игътибарсыз калдырган.
"Ул мөрәҗәгатьләрне тиешенчә карамыйча калдырды һәм хайваннарны аулауга гариза белән Учалы районы хакимияте килешү төзегән махсус оешмага да мөрәҗәгать итмәде", - дип аныкладылар ведомствода.
Илдар Байбурин тоткарланган. Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин тикшерүне шәхси контроленә алган.
Исегезгә төшерәбез: 17 апрельдә Учалы районының Сәфәр авлында яшәгән 4 яшьлек малайны этләр өзгәләп үтерде. Бала урамга уйнарга чыккан булган.
Фото: социаль челтәрдән.
Читайте нас