+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
22 Апреля 2021, 07:28

Киемемдә - 40 талпан!

Быел талпаннар былтыргыдан да иртәрәк уянды.

Уфада яшәүче Тимур Гыйниятуллин социаль челтәрләрдә талпаннарның моңарчы күрелмәгән популяциясе турында сөйләгән. Ир сүзләренчә, җылы һава торышы аркасында алар иртә уянган.
- Кичә таныш урман буйлап йөреп, беренче язгы гөмбәләр барлыкка килмәгәнме-юкмы икәнен карарга булдым. Ярты сәгатьтән соң чалбарларымны күреп шаккаттым! Киемне талпаннарга каршы махсус спрей белән эшкәрткән идем. Шуңа күрә алар миңа сикереп, ябышып калган. Урман авызында ук мин аларны санарга булдым. Шунда ук үземнән 40 талпан алдым! Күз алдына китерегез, 40 талпан! Теләсәң-теләмәсәң дә фобия башланачак. Миндә талпан энцефалитыннан прививкалар бар, шулай да куркыныч. Узган елда талпаннар шактый азрак иде. Ихтимал, апрель башында ук җылы һава торышы аркасында алар бик иртә уянгандыр, - дип билгели Тимур.
"Роспотребнадзор" мәгълүматлары буенча, республика поликлиникаларына һәм лабораториясенә талпан тешләү аркасында быел 124 кеше мөрәҗәгать иткән. Былтыр бу вакытка мөрәҗәгать итүчеләр 106 булган.
Фото: proural.info
Читайте нас