+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
27 апрель 2021, 07:10

Кияүгә чыгасың киләме? Түлә!

Мөнәсәбәтләрне теркәргә гариза биргәнче кат-кат уйларга киңәш итә белгечләр.

Башкортстанда яшәүче кәләшләр кияүгә чыккандагы кайбер рәсми үзенчәлекләргә карата ризасызлык белдергән. Билгеле булуынча, кызлар мөнәсәбәтләрен теркәү өчен "Госуслуги" порталына электрон рәвештә гариза тапшырган. Әмма дәүләт пошлинасы түләү өчен квитанцияләр нәкъ менә кызлар яшәгән адреска килгән.
- Сөйгәнем минем кулымны сорады. Мин ризалаштым. Ә ни өчен мин моның өчен акча түләргә тиеш? - дип яза социаль челтәрләрдә Уфада яшәүче Мәдинә Сәхәветдинова.
Кыз фикеренчә, гаиләнең мондый беренче чыгымнарын егет капламаса да, алар икәүләп түләргә тиеш.
Кызганычка каршы, әлеге хәлгә ачыклык кертүче табылмаган.
Закон буенча мондый түләүләрне кыз да, егет тә башкара ала. Ә менә мөнәсәбәтләрне теркәүдән кире уйлаучылар акчасын кире кайтара алмый. Шуңа күрә мондый адымга барганчы, ныклап уйларга кирәклеген әйтә белгечләр.
Фото: catering-by-design.com
Читайте нас