+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
29 апрель 2021, 16:05

Аю баласы урам буйлап йөгереп йөргән...

Тишка хәзер үзен яхшы хис итә.

Тишка хәзер үзен яхшы хис итә.
Башкортстанның Кананикольское авылы халкы этләрдән качып авыл буйлап йөргән аю баласын тоткан.
Бу хакта Зилаер районы хакимияте башлыгы Борис Мелкоедов социаль челтәрләрдә хәбәр итте: "Хәзер аның турында аучылар һәм балыкчылар ассоциациясе егере Михаил Шаранов кайгырта.
Аю баласын урындагы халык Тишка дип атады. Ул туклана башлады һәм үзен яхшы хис итә. Мөгаен, ул безнең "Без кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы" акциясе хөрмәтенә килгәндер", - дип язган ул.
Фото: bash.news
Читайте нас