Узган атнада Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова эш сәфәре белән Башкортстанда булды.
Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин һәм Премьер-министр Андрей Назаров белән берлектә ул җитештерү объектларында булды һәм төбәкнең эре сәнәгать үзәкләрендә экологик хәлне бәяләде. Салаватта “Росприроднадзор” җитәкчесе шәһәрнең төньяк һәм көньяк өлешләрендә урнашкан һәм атмосфераның пычрануын контрольдә тотучы ике автомат станциясенең берсен карады.
“Газпром нефтехим Салават”ның “ПромВодоКанал” бүлендек предприятиесе белән дә танышты. Светлана Радионова. Хәзер монда чистарту корылмаларын реконструкцияләү бара. Алар 1954 елда төзелгән һәм шуннан бирле модернизацияләнмәгән. Әлбәттә, бу вакыт эчендә барысы да искергән һәм яңартуны таләп итә. Компания җитәкчелеге моны аңлый һәм 2010 елдан экология программасын гамәлгә ашыра башлаган. Аннары ул “Сода” компаниясендә булды. Хәзерге вакытта монда экологик хәл бик катлаулы. Предприятие дистә еллар дәвамында табигать ресурсларын файдалана, әмма шул ук вакытта тирә-як мохиткә тискәре йогынтыны киметү өчен бик аз эшләнгән. Модернизация биредә совет чорыннан башлап үткәрелмәгән. Территориядә бик күп “ак диңгез” җыелган. Алар — дистә еллар дәвамында җитештерү калдыклары тупланган сулыклар. Монда килеп туган экологик хәлне мотлак төзәтергә кирәк.
Светлана Радионова Учалы районында республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин белән бергә “Сангалыкский диорит карьеры” җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты. Предприятие 2011 елдан бирле эшли һәм Мансур авылы янындагы ике мәйданчыкта урнашкан. Ул вак таш җитештерү белән шөгыльләнә һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларның федераль реестрында исәпкә алынган. Атмосферага пычраткыч матдәләр чыгаруның еллык күләме анда 700 тоннадан артып китә.
— Без бизнес үсешенә каршы түгел. Әмма экологик вәзгыятьне яхшырту программасының кәгазьдә калмавы мөһим, технологияләр яңартылырга тиеш, — дип ассызыклады Светлана Радионова.
29 апрельдә Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова һәм республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин “Учалы тау-баектыру комбинаты”нда Урал аръягындагы предприятиеләрдә экологик хәл буенча киңәшмә үткәрделәр. Учалы комбинаты директоры Зәкәрия Гыйбадуллин Яңа Учалы бакыр-колчедан рудаларын үзләштерү проектының ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.
— Кешеләргә тиешле мәгълүматны вакытында җиткерегез, халык белән диалог режимында эшләгез, — диде Светлана Радионова. — Ә иң мөһиме — предприятиене экологик яктан үстерү программасын әзерләгез. Сибай карьерындагы вәзгыять турында комбинатның генеральный директоры Алексей Ишимов хәбәр итте.
— Тау токымнары эчендәге янгынны бетердек, әмма су баскан мәйданнардан югарырак җирдә күкертле газлар чыгу урыннары бар, — диде Алексей Ишимов. — Без су дәрәҗәсен күтәрүне дәвам итәбез. Карьер консервацияләнде.
“Росприроднадзор” җитәкчесе Сибай карьерында алга таба экологик зыянны бетерү планын әзерләүне йөкләде. Шул ук көнне Светлана Радионова Премьер-министр Андрей Назаров белән элекке “Уфахимпром” җәмгыяте мәйданчыгында булдылар һәм бу территориядәге экологик хәлне бәяләделәр. Исегезгә төшерәбез, 1990 елның язында торбаүткәргечне ремонтлаганда ваемсызлык аркасында фенол агуга юл куелды, ул Шөгер һәм Караидел елгаларында суны пычратты. Бу хәл агулы кушылмалар, шул исәптән диоксиннар барлыкка килүгә һәм шәһәр халкының күпләп агулануына китерде. Мәйданны карагач, Светлана Радионова иң элек “Уфахимпром” территориясен җентекләп инвентарьлаштырырга һәм һәр кишәрлектән туфрак һәм су үрнәкләрен лаборатор тикшерергә кирәклеген билгеләп үтте. Шуннан соң юл картасын эшләргә һәм экологик зыянны федераль үзәк ярдәмендә юкка чыгарырга керешергә кирәк булачак. Аның белдерүенчә, федераль күзәтчелек лабораториясе пробаларны быел җәй алырга планлаштыра.
— Сәнәгать предприятиеләребездә экологик проблемаларга объектив аудит ясау белән без үзебез дә кызыксынабыз. Аларның күбесе узган гасыр уртасында төзелгән һәм инде табигатьне саклау законнарының заман таләпләренә җавап бирми. Экологлар белән берлектә аларны инвентарьлаштыруны үткәрү, пычранган туфракны рекультивацияләү һәм якындагы сулыкларны чистарту буенча эшләрнең масштабын бәяләү өчен без, һичшиксез, экологик зыян тупланган объектлар реестрын формалаштыру эшенә керешәчәкбез. Безнең киләчәк буыннарга экологик проблемаларны калдырырга хакыбыз юк, – диде киңәшмәдәге чыгышында Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин.