+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
4 Май 2021, 09:50

"Каһарманнар истәлеген бергә сакларбыз!"

"Үлемсез полк" быел да онлайн-режимда узачак.

"Үлемсез полк" быел да онлайн-режимда узачак.
"Үлемсез полк" янә тынычлык өчен көрәшкән һәр яугирне искә төшерәчәк. Моның турында республика Башлыгы Радий Хәбиров та социаль челтәрләрдә язган.
"Быел яңадан Үлемсез полк сафына бабам - рядовой Барый Латыйп улы Хәбиров басачак. Ул бөтен сугышны үтте, авыр яра алды һәм өенә кайтты. Җиңү көненең әһәмиятле чараларының берсе - Үлемсез полк йөреше - быел онлайн-режимда уза. Акциядә катнашуга гаризаны 7 майга кадәр 2021.polkrf.ru сайтында, "Хәтер банкы" ресурсында, шулай ук социаль челтәрләрдә Одноклассники һәм ВКонтакте социаль челтәрләрдә мини-кушымталарда бирергә мөмкин. Онлайн йөрешне трансляцияләү урындагы вакыт белән 15:00 сәгатьтә башлана. Аны Русиянең "Үлемсез полк" сайтында карарга мөмкин булачак.
"Үлемсез полк"ның Башкортстаннан барлык катнашучыларын "Сәләм" телеканалында күрсәтәчәкләр, ә портретларның бер өлешен - "БСТ" телеканалында телемарафон кысаларында. Башкортстаннан инде 55 мең гариза кергән. Без каһарманнар истәлеген бергә сакларбыз!" - дип язган ул.
Фото: социаль челтәрдән
Читайте нас