Керфекләрне үстерү процедурасында куркыныч кебек тә түгел. Уфада яшәүче Полина да, шулай дип уйлап, бәрхет керфекләр урынына күзләр шешенүенә, ялкынсынуына дучар булган.
- Күз кабакларым өченче көн инде шеш, куелган керфекләрем үземнекеләр белән бергә коела, - дип зарланган кыз социаль челтәрләрдә.
Кыз билгеләп үткәнчә, бу турыда ул мастерга язган, әмма тегесе хәтта җавап та бирмәгән. Шунда ук клиенткасының телефон номерын блоклап куйган.
"Үземнең керфекләрем куе, матур иде. Хәзер алар да коела. Тәмугта янарсың әле!" - дип язган ачуыннан нишләргә дә белмәгән Полина.
Кызга киләчәктә мастерны сайлаганда игътибарлырак булырга киңәш иткән комментарий язучылар.