Социаль челтәрләрдә Баймак районыннан яшь егет Байрас Азаматов барлык битараф булмаган кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Егетнең гаиләсе зур авырлыкларга очраган - аның туганы Нуриман Азаматовның башында шеш табылган. Ирнең хәле көннән-көн начарлана. Байрас сүзләренә караганда, аның инде куллары эшләми башлаган.
«Абыем туган авылында КФХ ачты. Һәркайда актив , эчми һәм тартмый. Аның әти-әнисе 8 бала тәрбияләгән, ә ул - иң өлкәне. Ул үзе дә өч бала атасы, хатыны әлеге вакытта бала тудыру йортында", - дип язган егет туганы турында.
Нуриманны Санкт-Петербургта гына эшли торган операция коткарырга мөмкин. Әмма дәвалау өчен 400 мең сум җыярга кирәк. Хәзерге вакытта ирнең туганнары һәм якыннары 167 мең сум гына таба алган. Дәвалау өчен акча җыю Саклык банкына бәйле телефон номеры буенча башкарыла: 79961016962. Картаның үз номеры: 2202 2009 8979 9323. Алучы итеп Нәзифә Рәсүл кызы күрсәтелгән.