+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
14 Май 2021, 19:21

Урманнар - безнең байлык

Республикада һава торышы шартлары һәм янгын хәвефсезлеге буенча IV һәм V класс буларак билгеләнүе сәбәпле 15 майдан 4 июньгә кадәр гражданнарның һәм транспорт чараларының урманнарга керүе чикләнә.

Республикада һава торышы шартлары һәм янгын хәвефсезлеге буенча IV һәм V класс буларак билгеләнүе сәбәпле 15 майдан 4 июньгә кадәр гражданнарның һәм транспорт чараларының урманнарга керүе чикләнә.

Шуңа бәйле рәвештә Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы (урманчылыклар һәм урман хуҗалыклары) ведомствосындагы учреждениеләр, чикләүләр кертелгән территорияләр чикләре буенча урындагы үзидарә органнары белән берлектә, тиешле чикләүләрне кертү һәм аның гамәлдә булу вакыты турында мәгълүматны күрсәтеп, кисәтү аншлаглары урнаштырачак.

Патруль-маневр төркемнәре белән берлектә көн саен урман фонды территорияләренә ведомствоара патрульлек итү үткәреләчәк, Гражданнарның урманнарда булуын чикләү һәм аларга транспорт чаралары керүне контрольдә тоту тәэмин ителәчәк.
Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкыннан урманнарга барудан тыелып торуны үтенә.
Урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре нигезендә гражданнарның урманнарга баруы Русия Федерациясенең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы билгеләгән тәртиптә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү максатларында чикләнергә мөмкин. Гражданнар тарафыннан урманнарда янгынга каршы махсус режим шартларында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган һәм физик берәмлекоәргә - 4 000 сумнан 5 000 сумга кадәр, юридик берәмлекләргә 300 меңнән 500 мең сумга кадәр административ штраф салына.
Фото: uapress.info
Читайте нас