Русиядә 2021 елда - Фән һәм технологияләр елында Башкортстанда Евразия эшчәнлеге кысаларында «Фәнни-белем бирү үзәге лекторие»үз ишекләрен ачты.
– Без университетлар кафедраларында гына түгел, фәнни оешмалар лабораторияләрендә дә фән белән шөгыльләнергә телибез. Безнең бурыч - фәнне киңкүләм аудиториягә - студентлар, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләренә җиткерү. Әлбәттә, без «зур фән»нең ничек яшәве белән кызыксынучы тикшеренүчеләрне дә онытмыйбыз. Безнең лекторий мәйданчыгында дөньякүләм танылган әйдәп баручы университет профессорлары һәм галимнәр алдынгы фәнни белемнәр белән уртаклаша. Алар фән, яңа технологияләр һәм инновацияләр турында сөйли. Безнең фәнни-мәгърифәти проектны барысына да онлайн, Евразия фәнни үзәгенең YouTube каналында карарга була, - дип шәрехләде Башкортстан Республикасы Башлыгының фән буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов.
Чара 18 май көнне 14:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) "Утны кабызыгыз!» лекциясе белән башлана, ул яктылык технологияләренә багышланачак.
Лекцияне Аризона университетының математика факультеты профессоры, Сколково фән һәм технологияләр институтының фотоника һәм квант материаллары үзәге директоры Илдар Габитов укыячак. Ул дөньяда фәннең ничек үсүе һәм бүген бу белем өлкәсендә ниләр булуы турында сөйләячәк.
Теркәлү түбәндәге сылтама:
https://nocrb.ru/lecture Лекцияне трансляцияләүгә сылтаманы сез чарага кадәр бер тәүлек алдан теркәлү вакытында күрсәтелгән электрон адреска алачаксыз.
Фото: pravitelstvorb.ru