+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
18 Май 2021, 06:45

Уфа ике көнгә гүзәл затлар башкаласына әверелә

20-21 майда "Торатау" Конгресс-холлында «Хатын-кыз бәхете территориясе» Бөтенрусия ачык академиясе узачак.

20-21 майда "Торатау" Конгресс-холлында «Хатын-кыз бәхете территориясе» Бөтенрусия ачык академиясе узачак.

Хәйрия проекты Башкортстан хатын-кызларының социаль, эшлекле һәм иҗади яктан үз-үзләрен күрсәтү өчен берләшмә булдыруга юнәлтелгән. Ачык Академия беренче тапкыр Бөтенрусия масштабында узачак, анда экспертлар, спикерлар, танылган хатын-кызлар җыелачак.

Бөтенрусия «Хатын-кыз бәхете территориясе"ндә катнашучыларны бик бай программа: лекцияләр, "түгәрәк өстәл"ләр, осталык дәресләре һәм воркшоплар көтә.

Чараның кунаклары - Ирина Муравьева, Оксана Пушкина, Арина Шарапова, Валентина Паевская, Арпина Саркисян, Регина Доктор. Алар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак һәм гүзәл затларыбызны яхшы үзгәрешләргә рухландырачак! Программаның эшлекле өлешен төбәкнең иң абруйлы хатын-кызлары үткәрәчәк.

Программа белән проектның территорияженскогосчастья.рф рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Проект башланганнан бирле (2019 елның августы) ачык Академиядә Башкортстан Республикасының 14 шәһәр һәм районында яшәүче 28 меңнән артык кеше катнашты. «Хатын-кыз бәхете территориясе» пандемия чорында «БСТ» республика телеканалы эфирында өч сәгатьлек телемарафон үткәрде, экраннар янына йөзләгән мең тамашачы җыелды. Шәһәр һәм районнарга табиблар десанты барды, алар язылу буенча кабул итте.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас