+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
20 Май 2021, 07:22

“Башкортстан – хатын-кызның бәхет террриториясе булсын!”

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлы мәйданчыгында «Хатын-кызның бәхете территориясе» хәйрия проекты чаралары башланды.

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлы мәйданчыгында «Хатын-кызның бәхете территориясе» хәйрия проекты чаралары башланды.
Асылда Уфа ике көнгә Русиянең хатын-кызлар башкаласына әверелә. Проектның авторы һәм рухландыручысы, Башкортстан Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова, республика башкаласына килгән хатын-кызларны сәламләп, беренче тапкыр «Хатын-кызлар бәхете территориясе» Уфада Бөтенрусия масштабында уза, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, проектта моның белән чын күңелдән шөгыльләнгән һәм бәхет өләшергә теләгән кешеләр эшли.
«Без, хатын-кызлар, җылылык, уңайлылык, елмаю бүләк итәргә тиеш, бездән ирләребез, балаларыбыз һәм туганнарыбыз уңай энергия алырга тиеш. Башкортстанда төрле мәнфәгатьләрне берләштерә торган хатын-кызлар оешмалары саны күп. Әмма аларны берләштерә алырлык мәйданчык юк иде. "Хатын-кыз бәхете территориясе" моны эшли алды. Без үзебез, үз сәләтләребез турында белдерү, үз тормышыбызны, үз гаиләбезнең тормышын үзгәртү өчен ниндидер яңалык табу мөмкинлеген бирәбез", – дип билгеләп үтте Каринэ Хәбирова.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров проект республиканың күп кенә шәһәрләрендә һәм районнарында булуын һәм аның географиясе киңәюен искә алды.
"Бу залның шулкадәр матур һәм гаҗәеп хатын-кызларны җыйганын хәтерләмим. Узган ел мондый залда җыелуыбызны күз алдына да китерүе кыен иде, бу – коронавирусны җиңүебез дә. Бүген «Хатын-кызлар бәхете территориясе " командасына рәхмәт белдерәсем килә. Безгә, ир-атларга, сезнең хатын-кызларча бәхетегез һәм елмаюларыгыз да җитә. Ә ир-атларның бурычы – Башкортстан территориясе хатын-кызлар бәхете территориясенә әверелдерү”, – диде Радий Хәбиров.
Читайте нас