+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
20 Май 2021, 14:25

Бездәге гүзәл затларның күбесе һәрьяклап гүзәл!

"Башкортстанда бик күп актив хатын-кызлар яши, аларның күбесе бүген «Хатын-кыз бәхете территориясе»нә килде", - диде бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БСТ телеканалындагы туры эфир вакытында.

"Башкортстанда бик күп актив хатын-кызлар яши, аларның күбесе бүген «Хатын-кыз бәхете территориясе»нә килде", - диде бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БСТ телеканалындагы туры эфир вакытында.

Гүзәл затлар дәүләт хакимияте органнарында югары вазыйфаларны били. Башкортстанда Кыйгы һәм Иглин районнарын хатын-кыз башлыклар җитәкли. Бу - республика тарихында беренче тапкыр.

«Мин бу карарны кабул иткәндә аларга таянырга мөмкин булуын аңладым. Хатын-кызлар оешкан һәм һәр эшкә җаваплы карый, күп кенә ир-егетләргә аларга җитәргә кирәк әле.

Зөһрә Мәүлетбаевна - (Кыйгы районы хакимияте башлыгы) республиканың төньяк-көнчыгышында бик популяр җитәкче. Аның турында бик яхшы фикерләр бар. Гүзәл Рәисовна (Иглин районы хакимияте башлыгы) әлегә үз юлы башында. Мондый практика безнең республикада дәвам итәчәк», - диде төбәк Башлыгы.

Радий Хәбиров сүзләренә караганда, хакимияткә хатын-кызларны күбрәк җәлеп итүгә килеп туган стереотиплар, үзенә күрә ир-егетләр шовинизмы комачаулый. Бүген хатын-кызлар коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмаларда актив эшли һәм алар хакимияткә күпсанлы проблемаларны хәл итәргә булыша.

«Безнең республика күпмилләтле, бездә кан катышу бар, моннан искиткеч матур балалар туа. Безнең хатын-кызларга тыйнаклык, үз дәрәҗәләрен белү хас, алар бик тәрбияле", - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Фото: пресс-служба Главы Башкортостана
Читайте нас